Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күргәзмәгә килми калмагыз!

Әгерҗенең тарих һәм мәдәни мирас музеенда "Фонтан-Сәнгать" дип аталган уникаль күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән эшләрнең авторы - Һиндстанда туып-үскән Шри Чиномой Кумар Гхош. Ул - музыкант та, рәссам да, шагыйрь дә, фәлсәфәче дә. 43 яшендә кулына тәүге тапкыр пумала алып, иҗади әсәрләр тудыра башлый һәм үз стилен булдыра....

Әгерҗенең тарих һәм мәдәни мирас музеенда "Фонтан-Сәнгать" дип аталган уникаль күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән эшләрнең авторы - Һиндстанда туып-үскән Шри Чиномой Кумар Гхош. Ул - музыкант та, рәссам да, шагыйрь дә, фәлсәфәче дә. 43 яшендә кулына тәүге тапкыр пумала алып, иҗади әсәрләр тудыра башлый һәм үз стилен булдыра. Аның иҗат эшләре беренче карашка гына бик гади кебек тоела. Чынлыкта, алардан ниндидер үзгә яктылык бөркелә. Күргәзмәдә булучылар моны тоймый калмаслар. Биредә иҗат эшләрен күзәтү белән бергә, үзеңә дә кулыңа пумала алып рәсем ясап карау мөмкинлеге бирелә. Күргәзмәдәге башка уникаль яңалыкларны үз күзләрегез белән күрәсегез килсә, рәхим итегез. Ул әле безнең шәһәрдә июнь ахырына кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев