Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кыш бабай күчтәнәчләре ияләре билгеле

Ихлас котлыйбыз!

"Газетага язылган өчен – бүләк” акциясенең бу елдагы соңгы нәтиҗәләрен игълан итәр чак җитте.

Алдан вәгъдә ителгәнчә, декабрь аенда 2022 елның беренче яртысына газетага язылып, квитанцияләренең күчермәләрен редакциягә юллаган әбунәчеләребез арасында бу юлы Кыш бабай күчтәнәчләрен уйнаттык. Почта элемтәсе бүлекчәләре аша язылучылар арасыннан Яңа ел бүләгенә Әгерҗедән Светлана Минханова, Г.Әхмәтш ина, Салагыштан Әлфир ә Камараева, Бимадан Ирина Миляева, Исәнбайдан Әкълимә Ямалиева, Ожбуйдан Анатолий Романов, Үтәгәннән Зөлфия Гафарова, Кичкетаңнан Миңнерәис Шәймарданов, Биектаудан Нәзирә Гыйльманова, Шаршадыдан Фоат Нәфыйков лаек булдылар.

Газетаны редакция аркылы алдыручылардан Анисия Муллахмәтова, Г.Николаева, Любовь Кузьмина, Д.Латыйпова, Вера Медведева, З.Дәүләтшина, О.Орлова, Алсу Мәҗитова, Фрида Вәҗетдинова, Л.Ехлаковага бәхет елмайды.

Бүләк ияләрен ихлас котлыйбыз. Кыш бабай күчтәнәчен бездән тирән хөрмәт билгесе буларак та кабул итеп алыгыз. 2022 ел өчен газетага язылып, безнең белән бергә калган башка әбунәчеләребезгә дә тирән рәхмәтебезне юллыйбыз. Ә язылырга өлгермәгән булсагыз, газетаны алдагы айның 15нче числосына кадәр үзегезгә уңайлы юл белән рәсмиләштерә аласыз.

Ышаныгыз: сезгә бездән башка күңелсез булачак. Һәркайсыгызны Яңа ел белән котлыйбыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Иң мөһиме, үзебез, якыннарыбыз исән-сау булыйк. Яңа ел яңа кавышулар, тән сихәтлеге, күңел күтәренкелеге, хезмәт дәрте, муллык алып килсен. Туасы елда сезгә ешрак күңелле хәбәрләр ирештерә алсак иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев