Әгерҗедә наркотикларга кагылышлы хокук бозулар саны арткан
12 җинаять ачыкланган
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү, район территориясендә узган “Мәк” операциясенә нәтиҗә ясау кебек мәсьәләләр каралды.
“Мәк” оператив-профилактика операциясе нәтиҗәләре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фирдәвес Гафуров таныштырды.
“Мәк” операциясе өч этапта, 16 июльдән алып 17 сентябрьгә кадәр узган. Оператив-эзләү чаралары барышында кыргый киндер үсүче тугыз чыганак ачыкланган. Барлык фактлар буенча тиешле күрсәтмәләр чыгарылган. Авыл җирлекләре хакимиятләре тарафыннан әлеге чыганакларны юкка чыгару буенча чаралар күрелгән.
Узган чорда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 12 җинаять ачыкланган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3,7 тапкырга артык. Җинаятьләрне гомуми ачу 90,9 процент тәшкил иткән. Аларның барысы да җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан ачылган.
ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре руль артына наркотик исереклеге белән утырган шоферларны ачыклау буенча чаралар уздырганнар. Сигез меңнән артык транспорт чарасы тикшерелеп, наркотик исереклеге белән идарә итүнең ике очрагы ачыкланган. Ике шофер да административ җаваплылыкка тартылган.
Тулаем алганда, динамика халыкны наркотизацияләүнең артуын күрсәтә. Теркәлгән җинаятьләрнең һәм наркотиклар әйләнеше өлкәсендә административ хокук бозуларның саны арту шуңа ишарәли. Узган чорда наркотик чараларны сатуның алты, шуның кадәр үк саклау очрагы теркәлгән (узган елның шул чорында 0 һәм 3). Тартып алынган матдәләр синтетик наркотикка карый.
– Килеп туган хәлгә бәйле рәвештә Эчке эшләр министрлыгының төп көчен наркотиклар керүче каналларны (иң беренче чиратта, Удмуртиянең якындагы районнарыннан) ачыклауга, наркопритоннар тотучыларны ачыклау һәм җинаять җаваплылыган тартуга, ведомствоара хезмәттәшлекнең тиешле дәрәҗәсен тәэмин итүгә юнәлтү мөһим, – дип йомгаклады Фирдәвес Фәрит улы.
“Әгерҗе радиосы” директоры Миләүшә Кәрәмова һәм район газетасы баш мөхәррире Дания Абзалиева массакүләм мәгълүмат чараларын позитив фикерләү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация булдыруда файдалану хакында сөйләделәр.
Ахырда “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Любовь Белослудцева әлеге юнәлештә алып баручылучы профилактик һәм тернәкләндерү прогрммаларын тормышка ашыру хакында бәян итте.
Күтәрелгән барлык сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев