Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Наталья ЗАТУЛИНА: «Әни Луганск Халык Республикасында яшәвен һәм эшләвен дәвам итә..»

«Андагы авыр, кайчак хәтта куркыныч хәлгә карамастан, күчеп кайту турындагы уй аның башына килгәне дә юк..»

Наталья ЗАТУЛИНА, 4нче мәктәп педагог-психологы:

–    Әнием Елена Александровна Затулина – педагог, завуч. Хезмәт юлы балаларга багышланган. 

Мин әнине үзен тулысынча яраткан эшенә багышлаучы чын укытучы дип исәплим. Әгәр миннән берәрсе “кумирың кем?“ дип сораса, бернинди икеләнүләрсез әнием дип җавап бирер идем. Мин аның көчле рухлы, түзем, батыр булуы белән горурланам. 

Әни Луганск Халык Республикасында яшәвен һәм эшләвен дәвам итә. Андагы авыр, кайчак хәтта куркыныч хәлгә карамастан, күчеп кайту турындагы уй аның башына килгәне дә юк. Үзенә, гаиләсенә, эшенә, кече Ватанына тугры булып кала бирә. Аның вакыты һәркемгә дә җитә: ул яраткан һәм кайгыртучан тормыш иптәше, кыз, әни, әби, апа, дус, иң якын кеше булырга да өлгерә.  Ара ерак булу сәбәпле (ике мең чакрым) күрешүләр сирәк эләгә, әлбәттә. Аның каравы, көнгә берничә тапкыр видеоэлемтә аша аралашабыз, яңалыклар турында сөйләшәбез, киңәшләшәбез, һәм әлбәттә, бер-беребезне ничек яратуыбыз турында әйтергә онытмыйбыз. 

Әни булу җиңел түгел. Ул – көндәлек авыр хезмәт. Кадерле әниләр, сезгә сабырлык, иҗади дәрт, хөрмәтле булып яшәвегезне телим. “Әнием, син – иң яхшысы!” дигән сүзләрне ешрак ишетергә язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев