Ничек мошенник корбанына әверелмәскә?
Шикле шалтыратулар булган очракта кичекмәстән 102 яки 8 (85551) 22541 телефонына шалтыратыгыз
– Иң төп киңәш – телефон трубкасын ташлау. Таныш булмаган кеше шалтыратып банк счетын ватканнар яки туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дисә, салкын канлылыкны саклагыз. Акча күчерергә яки курьерга бирергә йөгерергә кирәкми, – ди Рифат Рафинат улы. – Чын полиция хезмәткәрләре нинди дә булса счетка акча күчерүне сорамыйлар. Акчага нинди дә булса мәсьәләне хәл итәргә дә тәкълим итмиләр, чөнки моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Эчке эшләр министрлыгы органнары хезмәткәрләре тагын бер кат мөрәҗәгать итеп, өлкән яшьтәге туганнар, әти-әниләр белән бу хакта тәфсилле сөйләшүләр уздырырга чакыралар. Шикле шалтыратулар булган очракта кичекмәстән 102 яки 8 (85551) 22541 телефонына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев