Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Путин Михаил Мишустин кандидатурасын Россия Премьер-министры вазифасына тәкъдим итте

Дәүләт башлыгы Россия Федераль салым хезмәте башлыгы белән эшлекле очрашу үткәрде.

(Татар-информ). Владимир Путин Дәүләт Думасына Россия Премьер-министры вазифасына Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин кандидатурасын кертте. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, дәүләт башлыгы Михаил Мишустин белән эшлекле очрашу үткәргән. Анда аңа ил хөкүмәте рәисе вазифасын биләргә тәкъдим ителгән.

Михаил Мишустин Россия Федераль салым хезмәте башлыгы булып 2010 елның апреленнән эшли. Аңа ай ярымнан 54 яшь тула. Ул элеккеге премьер-министр Дмитрий Медведевтан ярты елга кечерәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев