Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район башлыгы яшь хоккейчылар уенын күзәтте

Тренер Әсгать Гарифуллин шәкертләре уенын район башлыгы Ленар Нургаянов та карады

Алабугада 8-9 яшьлек малайлар арасында ТР хоккей федерациясе Кубогы ярышларында Алабуга, Чистай, Әгерҗе спортчылары җиңү өчен җан аттылар. 

Тренер Әсгать Гарифуллин шәкертләре уенын район башлыгы Ленар Нургаянов та карады. Ул малайларга уңышлар һәм спорт белән һәрчак дус булуларын теләде. 

Эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә Ленар Фәрит улы турнирның иң яхшы уенчылары булып танылган “Спутник“ командасы хоккейчылары Александр Жестков, Данис Рәхмәтуллин, Дамир Рәхмәтуллин һәм Инсаф Шакировны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев