Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Район прокуратурасы 38 яшьлек әгерҗелегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган

Район прокуратурасы 38 яшьлек әгерҗелегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд ир-атны баланы үстерү һәм тәрбияләүгә акча түләмәүдә гаепле дип таныган. 

Суд карары буенча гаепләнүче балигъ булмаган кызына алимент түләргә тиеш булган. Әмма 2022 елның июненнән алып ноябрьгә кадәр ир-ат алимент акчаларын түләмәгән, балага башка төр матди ярдәм күрсәтмәгән. Элек шуңа охшаш тәртип бозу өчен ул административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Алимент буенча бурычлары 900 мең сумнан артып киткән. 

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Суд гаеплегә карата 8 ай төзәтү эшләренә җәлеп итү һәм  хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып калу рәвешендә җәза билгеләгән. 

Суд карары әлегә үз көченә кермәгән. 

(Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча).    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев