Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район Мәдәният сараенда – отчет концерты

Район Мәдәният сараенда түгәрәкләрэшли. Анда әгерҗелеләр җыр, бию, нәфис сүз, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнәләр. Шунысы куанычлы, төрле яшьтәге кешеләр өчен дә җаның теләгән шөгыль табарга була биредә.

Район Мәдәният сарае каршында эшләүче коллективларның отчет концерты биредәге иҗади тормышны ачык күзалларга мөмкинлек бирде. 
Концертта Ләбиб Айтуганов исемендәге мәдәният йортыннан “Топатушки“ бию
һәм балалар сәнгать мәктәбеннән кашыкчылар ансамбле чыгышы район Мәдәният сараендагы кебек башка мәдәният учакларында да оста белгечләр эшләвен ачык күрсәтте.

– Минем барлык әти-әниләр, әби-бабайларның эчкерсез хөрмәтен һәм чиксез рәхмәтен түгәрәк җитәкчеләренә, үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиевага җиткерәсем килә. Балаларны сәнгать дөньясы белән таныштыручы, күңелләрендә матурлык орлыкларын шыттыручы, якты киләчәк бүләк итүчеләр алар, – диде Лилиана Акмурзинаның әбисе Гүзәлия Гаязова. 

– Безнең бакчада, минем төркемгә йөрүче балаларымның уңышларын күреп бик сөендем. Аларның матур чыгышларын күреп шаккаттым. Халык бик яратты, алкышларга күмделәр нәни артистларны, – дип сөенечен уртаклашты 6нчы балалар бакчысы тәрбиячесе Айсылу Суниева. 
– Бик тынгысыз безнең хезмәт: бертуктаусыз репетицияләр, концертлар, фестивальләр, бәйгеләр... Педагогларыбыз талантларны барлап, аларны үстерүдә бәяләп бетермәслек зур эш башкаралар. Нәтиҗәсе – күз алдыгызда, – диде горурлыктан йөзе балкыган Эльвира Зямвировна. 
Мәдәният сарае хезмәткәрләре матурлыкны тоя белүче нечкә хисле шәхесләр тәрбияли, алга куелган максатлары тулысынча тормышка аша. Отчет концерты моны ачык күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев