Рөстәм Миңнеханов хатын-кызга чәчәктән дә яхшы бүләк юк дип саный
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов хатын-кызга чәчәктән дә яхшы бүләк юк дип саный

Татарстан Президенты хатын-кызга ошарлык бүләк сайлау авыр мәсьәлә булуын әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кызга чәчәктән дә яхшы бүләк юк, дигән фикердә. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында хатын-кыз журналистлар белән очрашуда белдерде.

Сорау хатын-кызга иң зур бүләк турында иде. “Хатын-кызга нәрсә бүләк итсәң дә, ялгышырга мөмкин. Чәчәктер. Иң отышсызы шул. Кием алсаң, үлчәме туры килмәве бар. Авыр мәсьәлә бу”, – диде.

 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев