Рөстәм Миңнеханов үз Инстаграмында Әгерҗе турында язып чыкты
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов үз Инстаграмында Әгерҗе турында язып чыкты

Татарстан Президенты фото урнаштырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗенең яшь картингчыларына имин юллар тели. Сигез яшь спортчы белән төшкән фотоны ул инстаграмда куйган.

«Әгерҗедән булачак спорт мастерлары белән! Юлларыгыз имин булсын!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов фото янына.  

Татарстан Президенты Әгерҗе районында картинг-үзәкне карады. Бүген биредә республика дәрәҗәсендәге ярышларда чыгыш ясый торган талантлы яшьләр командасы формалаштырылган. Гамәли дәресләр өчен остаханә һәм трасса бар. 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев