Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Руль артында – исерек

Быелның 9 аенда гына да Әгерҗе районы юлларында 31 юл-транспорт фаҗигасе булды. Аларда 8 кешенең гомере өзелде, 41 кеше тән җәрәхәте алды. Бу аварияләрнең 16сы исерек машина йөртүчеләр гаебе белән булды. Быел ЮХИДИ хезмәткәрләре 182 йөртүчене "салган" хәлдә машина йөрткәндә тоткарладылар. Аларның берсе хәтта наркотик кулланган килеш руль артына утырган....

Быелның 9 аенда гына да Әгерҗе районы юлларында 31 юл-транспорт фаҗигасе булды. Аларда 8 кешенең гомере өзелде, 41 кеше тән җәрәхәте алды. Бу аварияләрнең 16сы исерек машина йөртүчеләр гаебе белән булды.
Быел ЮХИДИ хезмәткәрләре 182 йөртүчене "салган" хәлдә машина йөрткәндә тоткарладылар. Аларның берсе хәтта наркотик кулланган килеш руль артына утырган. Узган ел исерек хәлдә тоткарланган йөртүчеләр саны 136 иде. Күреп торасыз: юлларда исерек йөртүчеләр елдан-ел арта. Ә эчеп тә безнең инспекторлар күзенә эләкмәгән шоферлар күпмедер әле... Районда 600 километрга сузылган юлларда хәрәкәт куркынычсызлыгы сагында торучы ЮХИДИ хезмәткәрләре - нибары сигез генә. Алар бөтен исерек шоферларны тоткарларга берничек тә җитешә алмыйлар.
Быел август-сентябрь айлары аварияләргә аеруча "бай" булды. 12 юл-транспорт фаҗигасендә 7 кеше һәлак булды, 14 кеше яраланды. Сентябрьнең 5 көнендә генә дә (18-23 сентябрьдә) 5 авариядә 4 кешенең гомере өзелде. 4 авариядә машина йөртүчеләр исерек хәлдә иде. 22 сентябрьдә көндезге 12 тулганда Әгерҗе-Красный бор юлында (Иж күперендә) балыктан кайтучы Удмуртия кешеләре безнең районга командировкага килгән Азнакай нефтьчеләре белән бәрелешәләр. Нәтиҗәдә, 3 кеше шунда ук җан бирә. Берсе - әле дә хастаханәдә авыр хәлдә. Телефоннан мәрхүмнәрнең якыннарына бу фаҗига турында хәбәр итү ифрат авыр булды. "Әле иртән генә бергәләп чәй эчеп, әтиебезне командировкага озаттык бит. Ничек инде ул үлсен...", дип өзгәләнүләрен ишетү безгә дә бик авыр тәэсир итте. Бу авариядә һәлак булган хатынның да ике сабые ятим калды.
23 сентябрьдә булган авариядә исерек йөртүче машинасы белән капланган, умрау сөяген сындырган. Хастаханәдә ярдәм күрсәткәннән соң ул качкан. Әле дә машинасын штрафстоянкадан алмый, эчеп йөрүен дәвам итә.
Мондый фаҗигаләр турында күп язарга була. Татарстанда узган атнада гына 179(!) юл-транспорт фаҗигасендә 25 кеше һәлак булды. Ә Россия юлларындагы коточкыч аварияләрне телевизордан үзегез дә күреп торасыз. Ел саен Рәсәй юлларында 39 мең кешенең гомере өзелә. Чагыштырып карагыз: безнең районда 36 мең кеше яши, димәк, бер елда безнең район юкка чыккан дигән сүз.
Бу коточкыч фаҗигаләрнең бөтен бәласе - бары тик үзебездә. Бигрәк тә, исерек машина йөртүчеләрдә. Алар бер гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзәләр, күпме кешегә гомерлек хәсрәт китерәләр.
Юл-транспорт кагыйдәләрен тупас бозучыларга, аеруча исерек йөртүчеләргә карата законнарны тагын да катгыйландырырга җыенуларын мин хуплыйм гына.
Туган районым юлларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен җаваплы җитәкче буларак, руль артына утыручы якташларыма юлларда үзегезне оятсызларча тотмагыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез, эчкән яки "права"гыз булмаган хәлдә машина йә мотоциклыгызга утырмагыз дип тагын бер тапкыр мөрәҗәгать итәм. Үзегезне, юлдагыларны, якыннарыгызны саклагыз. Гомер кешегә бер генә тапкыр бирелә бит.
Олег Капилов,
ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны.

PS: Дәүләт Думасы депутатлары исерек килеш руль артына утырган өчен штраф күләмен 200 мең сумга кадәр җиткерергә ниятлиләр. Моннан соң да эчкән хәлдә руль артында тотылса, "права"дан бөтенләйгә мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ә исерек килеш авария ясап, кеше һәлак булса, гаепле машина йөртүче гомерлеккә рәшәткә артына утырырга тиеш дип саныйлар. Депутатлар законга әнә шундый төзәтмәләр кертергә тәкъдим итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев