Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сарсак-Омгадан Кудрявцевлар бәрәңгедән тыш, сатарга кәбестә, чөгендер, кишер дә үстерәләр

Әгерҗедә уза торган ярминкәләрдә күпләр аларның бәрәңгесен яратып ала. Сарсак-Омгада бәрәңге игү белән шөгыльләнүче КУДРЯВЦЕВларның Ижау, Чаллыда да үз сатып алучылары бар. Бәрәңгедән тыш, кәбестә, чөгендер, кишер дә үстереп саталар. Быел яшелчә уңышына ничек нигез салынган? БӘРӘҢГЕ БУЛЫР ДИП ӨМЕТЛӘНӘБЕЗ Бәрәңге игү белән бишенче елын шөгыльләнә бу гаилә. Быел икенче...

Әгерҗедә уза торган ярминкәләрдә күпләр аларның бәрәңгесен яратып ала. Сарсак-Омгада бәрәңге игү белән шөгыльләнүче КУДРЯВЦЕВларның Ижау, Чаллыда да үз сатып алучылары бар. Бәрәңгедән тыш, кәбестә, чөгендер, кишер дә үстереп саталар. Быел яшелчә уңышына ничек нигез салынган?

БӘРӘҢГЕ БУЛЫР ДИП ӨМЕТЛӘНӘБЕЗ

Бәрәңге игү белән бишенче елын шөгыльләнә бу гаилә. Быел икенче икмәкне 20 гектар мәйданда утыртканнар.

- Сыналган "Гала", "Беллароза", "Рокко" сортларына өстенлек бирдек. Утыртканда ук корткычларга каршы эшкәрттек. Күптән түгел чүп үләннәренә, фитофторага каршы препаратлар сиптек, - ди Светлана.

- Бәрәңгенең кайбер сортлары чәчәген койды инде, кайсылары шау чәчәктә әле. Икенче икмәкнең уңышы яхшы булырга охшаган, - ди ул. - Булсын гына, уңышын җыеп алырга да, сакларга да мөмкинлегебез бар, - дип әңгәмәне дәвам итә.

"Эш башлаучы фермер" программасында катнашып, бер миллион ярым сум грант откан иде Кудрявцевлар гаиләсе. Әлеге акчага "Газель" машинасы, бәрәңге җыя торган комбайн, бәрәңгене сортларга аера торган җайланма сатып алганнар.

- Мондый ярдәмгә сөенеп бетә алмыйбыз. Эшебез күп тапкыр җиңеләйде, - ди хуҗабикә.

Ә менә бәрәңгене саклар өчен бер ферма бинасын җайлаштырганнар.

- Монысы өчен "Сарсак-Омга" ширкәте җитәкчесе Рәзиф Харисовка рәхмәтле без, - ди ул.

КӘБЕСТӘ ЕЛЫ

Бәрәңге басуы белән янәшә ике гектарда кәбестә дә утыртканнар.

- Орлыгын Мәскәүдән үк кайтарттым. Быел да "Мегатон", "Валентина", "Слава", "Коля" кебек сыналган сортларны сайладык, - ди.

Өй янындагы бакчада да берничә сутый кәбестәләре, чөгендер, кишер, башка яшелчәләре бар.

- Быел - кәбестә елы. Яңгырлар еш яугач, су сибәргә дә кирәкми. Артык эссе дә түгел. Кәбестәгә шундый һава торышы кулай да инде. Утыртканда корткычларга каршы бер эшкәрттек тә шуның белән эш бетте дияргә дә була. Башка яшелчәләргә дә су сипкән юк диярлек, - ди хуҗабикә.

Кәбестә, кишер, чөгендер кебек яшелчәләрне сату эшен дә җайга салганнар: аларын Әгерҗе, Ижау ашханәләренә тапшыралар.

- Узган ел Чаллыда ярминкәдә дә кәбестәне бик яхшы алдылар. Менә шушы өй янындагы кечкенә генә участоктагы кәбестәне сатудан да ун мең сумнан артык акча керде. Шулай аздан җыела инде, - ди Светлана.

БАРЫБЫЗГА ДА ЭШ ҖИТӘ

Бар эшне дә бергәләп башкаралар Кудрявцевлар. Гаилә башлыгы Евгений бәрәңге утырту, эшкәртү кебек эшләр өчен җаваплы булса, бар техника - уллары Федор карамагында. Бәрәңгене, башка яшелчәләрне саклау, ярминкәләрдә катнашу ягын Светлана хәстәрли. Кызлары Марина, оныклары Александра да бу эшләрдән читтә калмый.

- Бәрәңге саклагычында эшләр өчен бер-ике авылдашыбызны да җәлеп итәбез, - ди хуҗабикә.

Без барган көнне Евгений белән Федор басуда печән әзерләү белән мәшгуль иде.

- Печәнне үз участогыбыздан чабабыз. Болыннан да бүлеп бирәләр. Чапкыч кына үзебезнеке. Әйләндерү, кысу өчен җайланмаларыбыз булмаса да, авылдашларыбыз белән үзара ярдәм итешеп эшлибез, - ди ул.

Печәне дә кирәк аларга, чөнки абзарларында сыер, тана кебек мөгезле эре терлекләре бар. Дуңгызлар да асрыйлар.

Кыскасы, ел әйләнәсе эш бетми бу хуҗалыкта. Бер эш бетүгә икенчесе килеп ялгана. Хезмәтләренең әҗерен дә күрергә язсын иде. Бу - Кудрявцевлар кебек һәрчак хәрәкәттә булып, тырыш хезмәт белән көн күрүче авыл хезмәтчәннәренә иң изге теләк.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев