Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шатлыклы күз яшьләре

Быелгы Җиңү бәйрәме районыбыздагы 13 ветеран өчен аеруча шатлыклы булды. Алар бу көнне шәһәребезнең Ометов урамындагы яңа йорттан фатир ачкычлары алдылар. Балалары, оныклары белән яңа фатирларын күрергә килгән ветераннарның күзләрендә - шатлык яшьләре. "Сугышта катнашкан ирләребез генә күрә алмады шул бу күктән төшкән бәхетне", дип сулкылдый аларның йөрәкләре. Әнә Кырындыда...

Быелгы Җиңү бәйрәме районыбыздагы 13 ветеран өчен аеруча шатлыклы булды. Алар бу көнне шәһәребезнең Ометов урамындагы яңа йорттан фатир ачкычлары алдылар.

Балалары, оныклары белән яңа фатирларын күрергә килгән ветераннарның күзләрендә - шатлык яшьләре. "Сугышта катнашкан ирләребез генә күрә алмады шул бу күктән төшкән бәхетне", дип сулкылдый аларның йөрәкләре.

Әнә Кырындыда яшәүче 84 яшьлек биш бала анасы Мәйфрүзә апа Шәрәфиева: "Фәрдетдинемнең вафатына 26 ел инде. Яшь чакта бергә төзегән газсыз, сусыз йортта ялгызым яшәсәм дә, картаймыш көнемдә бөтен уңайлыгы булган фатир бирерләр дип уйга да кергәне юк иде. Бу хәбәрне ишеткәч тә, әлегәчә төш кенәдер дип йөрим. Гомер иткән авылымны ташлап китү авыр булса да, киләм, рәхәтләнеп яхшы фатирымда яшим әле. Хөкүмәт җитәкчеләренә, үзебезнең башлыгыбыз Фәрит энекәшкә мең рәхмәт безне шулай сөендергәннәре өчен", - диде күз яшьләре аша. Мәйфрүзә апага бу рәхмәт сүзләрен район башлыгының үзенә җиткерү мөмкинлеге дә булды. Фәрит Гарифович, ветераннарга фатир ачкычларын, бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырып, аларның шатлыгын уртаклашырга килгән иде.

"Соңгы ике елда 335 ветеранны фатирлы итә алуыбызга үзем дә сөенеп туя алмыйм. Бу - ветераннар өчен төзелгән җиденче йорт. Менә тагын алар өчен өч катлы 15 фатирлы йорт төзи башлыйбыз. Сез яшәячәк Ометов урамы шәһәрдә иң төзек, иң матур урам булачак. Ринат Арасланов һәм Али Ибраһимов җитәкчелегендә эшләгән төзүчеләргә бу йортны аеруча катлаулы шартларда кышын төзергә туры килсә дә, сынатмадылар, төн урталарына кадәр ялсыз эшләгән чаклары да күп булды. Рәхмәт аларга!" - диде Фәрит Габбасов.

Ринат Арасланов бүгенге тыныч тормышыбызны яулап алган ветераннарыбызга тирән рәхмәтен белдерде һәм: " Сезгә уңайлы, рәхәт булсын өчен барысын да эшләргә тырыштык. Без биш ел бу йортны ныклы контрольдә тотачакбыз. Нинди генә проблемагыз булса да, хәбәр итегез, ярдәмебездән ташламабыз", - дип сөендерде ветераннарны.

Кулларына фатир ачкычлары алган өлкәннәрнең яңа йортка нинди дулкынлану белән кергәннәрен күрсәгез иде... Әнә, шәһәребезнең Чехов урамында яшәүче 83 яшьлек Екатерина Пашкина күзләре күрмәсә дә, кызы янәшәсендә фатиры белән танышып йөргәндә стеналарны сыйпый-сыйпый ветераннарны фатирлы итү программасын уйлап тапкан җитәкчеләргә рәхмәт укыды. "Без үскәндә рәхәт күрмәсәк тә бәхетле тормыш картлыгыбызга насыйп булган икән", - диде ул, шатлыклы күз яшьләрен сөртеп.

Ветераннар фатирлары белән танышып чыккач, Мәйфрүзә апаның фатирында район җитәкчелеге әзерләгән бәйрәм табыны артында гөрләшеп чәй эчтеләр. "Олыгайган көннәрегездә булса да шушы матур йортта кимендә 10-15 ел рәхәтләнеп яшәгез әле", - диде Фәрит Габбасов алар белән саубуллашканда.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев