Шамил Садыйков: "Татмедиадан башка тормышны күз алдына китереп булмый" (ВИДЕО)
Бүген Байлар Сабасында журналистлар Сабан Туе уза
Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"АҖнең 15 еллыгына багышланган журналистлар Сабан Туе уза. «ТАТМЕДИА» АҖ 2007 елның 1 нче октябрендә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оештырылган иде. Хәзерге вакытта бу Татарстан Республикасында иң эре региональ медиакомпания.
Бүгенге бәйрәмдә акционерлык җәмгыятенең филиаллары катнаша, мөхтәрәм кунаклар килүе көтелә. Алар арасында «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Мөхәммәт улы Садыйков, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов һ.б.
- Бүгенге бәйрәмнең төп максатларының берсе-журналистларны бер-берсе белән таныштыру. Алга таба бу аларга тыгыз хезмәттәшлек итәргә, тәҗрибә уртаклашырга, республика файдасына эшләргә мөмкинлек бирәчәк,- дип билгеләп үтте Айдар Сәетгәрәй улы.
Сабантуйда катнашучыларны бай программа көтә. Бәйрәм филиалларның парады һәм Сабантуйны тантаналы ачу белән башланды. Алга таба мәйданчыкларда төрле милли ярышлар һәм уеннар оештырылачак. Алар арасында аркан тарту, гер күтәрү, көрәш, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, армреслинг һ.б. лар Шулай ук волейбол буенча "Татмедиа" беренчелеге дә узачак. Үзешчән сәнгать артистлары һәм чакырылган йолдызларның чыгышлары бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булачак. Балалар өчен "Салават күпере"журналыннан махсус программа оештырылачак.
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясе дә бу бәйрәмдә актив катнаша. Хезмәттәшләребез Дания Әбзәлиева, Миләүшә ЯГЪФӘРОВА, Ләйсирә Җиһангәрәева, Екатерина Крылова һәм Рамил Латыйповка зур уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев