Шаршады авыл башлыгы бүләкләнде
Яшәеш

Шаршады авыл башлыгы бүләкләнде

Җаваплы вазифада – 25 ел

Эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Азат Вәлиев 25 ел дәвамында Шаршады авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Васил Баһаутдиновка Мактау грамотасы тапшырды.

– Авыл җирлеге башлыгы һәм район Советы депутаты буларак сезнең эшчәнлек күпләргә үрнәк. Туган җирлегегез, районыбызга куйган тырыш хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләре кабул итеп алыгыз, – диде Азат Рөстәм улы.

– Хезмәт юлымның 25 елы сезнең белән бергә узды. Мин сезнең барыгызга да бик рәхмәтле, – диде Васил Харрас улы җавап чыгышында.

Исегезгә төшерәбез: Васил Баһаутдинов лаеклы ялга китү сәбәпле, Шаршады авыл Советының чираттан тыш утырышында яңа башлык сайланды. Ул – Шаршады авыл җирлегенең 4нче сайлау округы депутаты Сергей Залетов.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев