Июль салкынрак булачак диләр
Синоптиклар республикабызга метеорологик җәйнең 20 нче майларда ук киләчәген фаразлый. Бу хакта КФУ доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, температура климат нормасыннан якынча бер градуска югарырак булачак. Июнь һәм август климат нормасы чикләрендә көтелә, ә июль, күрсәткечләр буенча, нормадан бераз түбәнрәк, ягъни салкынрак булыр дип бәяләнә.
Борчылырга кирәкми, Татарстан эссе көннәрдән дә мәхрүм булмаячак, ди белгеч.
Нет комментариев