Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Сугыш ветераны Сәүбән Минехуҗинга туксан җиде яшь тулды.

Ул – районда бердәнбер

Әгерҗедә яшәүче бердәнбер сугыш ветераны Сәүбән МИНЕХУҖИН 97 яшен каршы алды. 

Хөрмәтле сугыш ветеранын район башлыгы Азат Вәлиев, хәрби комиссар Илгиз Галиев котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. 

– Сез – Ватанны яратуның һәм саклауның гүзәл үрнәге, – диде Азат Рөстәм улы. 
“Җиңү волонтерлары“ һәм яшь армиячеләр, сугыш ветеранын тәбрикләп, сугыш чоры җырларын башкардылар, рәхмәтләрен җиткерделәр. Сәүбән аганы котларга балалары, оныклары һәм оныкчыгы Казаннан, Чаллыдан, Актаныштан ук кайтканнар иде. 

Көчек авылы егете Сәүбән мәктәпне тәмамлый алмаган: фронтка киткән. Яу кырында өч тапкыр яраланган. Җиңү көнен Орджоникидзе шәһәрендә каршылаган. Аннан соң японнар белән сугышта санитар поездларда яралыларны озатып йөргән. Сугышта күргән батырлыклары өчен  I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң мәктәпне тәмамлап, Алабуга пединститутына укырга кергән. Шаршады мәктәбендә эшләгәндә читтән торып Казан пединститутының тарих бүлеген тәмамлаган. Аннан лаеклы ялга чыкканчы Яңавыл мәктәбендә белем биргән.
Сәүбән ага оныклары һәм оныкчыклары өчен автобиографиясен язган, аудио-, видеоязмалары да күп.

Туган көнендә Казаннан кайткан нәни оныкчыгы Раяна белән дә фотога төшеп, фотоальбомга яңа бит өстәлде.

Орден-медальләрен тагып кунакларны каршылаган сугыш һәм педагогика ветераны бәйрәм оештырганнары өчен җитәкчеләргә һәм укучыларга олы рәхмәтләрен житкерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев