Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Табынырга Бураново әбиләре дә килде

Узган атнада Әгерҗе храмына могҗизалы Мәскәү Матронасы иконасын алып кайттылар. Изге иконага баш ияргә Евровидение йолдызлары булган "Бураново әбиләре" дә килде. Бу көннәрдә Әгерҗе храмында халык аеруча күп булды. Могҗизалар тудыра торган иконага табынырга, баш ияргә өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да агылды. Кемдер икона каршында табына һәм нидер сорый....

Узган атнада Әгерҗе храмына могҗизалы Мәскәү Матронасы иконасын алып кайттылар. Изге иконага баш ияргә Евровидение йолдызлары булган "Бураново әбиләре" дә килде.

Бу көннәрдә Әгерҗе храмында халык аеруча күп булды. Могҗизалар тудыра торган иконага табынырга, баш ияргә өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да агылды. Кемдер икона каршында табына һәм нидер сорый. Икенчеләр теләген кәгазьгә язып калдыра. Әнә 7-8 яшьлек малай: "Әтием тәмәке тартмасын иде," - дип язган. Ә 5 яшьлек сабый Матронушкага төбәлгән дә: "Әтием эчмәсен һәм сугышмасын иде", - дип пышылдый. Сабыйларның иконага табынып, ихлас күңелдән шундый теләк белдерүләрен күреп күңелләр тула. Ә менә бу хатынның татар икәнен белеп, ни сәбәпле храмга килүен сорамый кала алмадым. "Аллаһ бер бит. Мин Матронушканың бәлага юлыкканнарга ярдәм итәчәгенә ихластан ышанам", диде ул күз яшьләрен сөртеп. Ничек ышанмыйсың инде?! Әнә 40 яшьлек бер хатын сөйли: "Ирем катлаулы хәлдә калды һәм балтасы суга төшкән кеше кебек йөри башлаган иде. Уйладым да храмга килдем һәм Матронушкадан иремә бу хәлдән чыгу юлын күрсәт, зинһар дидем. Могҗиза бит, ирем эштән яхшы кәеф белән кайтып кергәч, шатлыктан күзләрем яшьләнде. Бу фәкать Матронушканың ярдәме дип саныйм".
Әнә Лондонга гастрольгә китәр алдыннан "Бураново әбиләре"дә Әгерҗегә килеп, Андрей атакайның хәер-фатихасын алырга, могҗизалы иконага табынырга булганнар. Удмурт авылын дөньяга таныткан Бураново әбиләрен храмда бик җылы каршы алдылар. Алар бит дан-шөһрәт алу өчен генә түгел, туган авылларында храм төзү нияте белән ил буйлап гастрольләргә чыгалар. 65-70 яшьлек әбиләрнең сәхнә осталыгына гына түгел, аларның энергиясенә, дөнья буйлап йөрү өчен шундый сәламәтлекләре булуына шаккатырсың, билләһи. Араларында аеруча активлыгы белән аерылып торган Галина Николаевна: "Шундый изге максат - храм төзү нияте белән йөргәнгәдер инде, авырмый башладык бит без хәзер", - ди елмаеп.
Бураново әбиләре Матронушкага табынып, баш иеп, теләкләрен әйткәннән соң тагын зур юлга кузгалдылар. Лондонда чыгыш ясаганнан соң аларны Төркия, Кипрда гастрольләр көтә. Ә июнь аенда артист әбиләрнең иң зур хыяллары тормышка ашачак. Җәйнең беренче аенда Бурановода аларның акчасына төзелгән храм ишекләрен ачачак.

Әгерҗедән соң могҗизалы иконаны Иске Чекалда авылына алып килделәр. Аңа табынырга Азево, Пеләмеш, Кадрәк һәм башка авыллардан килделәр. Гыйбадәт кылу вакытында храмда алма төшәр урын да юк иде. Чекалда авылында яшәүче Раиса Зиннурова: "Иконаны храмга алып керү белән чиркәүгә нур иңгән кебек булды. Ә халыкның ничек шатланганын күрсәгез иде...", - диде.
Менә шундый изге, могжизалы иконаның безнең якларда булуы прихожаннар өчен чын мөгънәсендә шатлык һәм бәхет булды.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев