Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тагын ачты мәктәп ишекләрен

1 сентябрь - Белем көнендә районыбыз мәктәпләре ишекләрен 403 нәни укучы тәүге тапкыр ачып керде. Кичкетаң урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары бәйрәмгә аеруча күтәренке рух белән килделәр. 35 ел капиталь ремонт күрмәгән мәктәптә Али Ибраһимов җитәкләгән "Мирстрой" ширкәте төзүчеләре "Мәктәп" федераль программасы буенча 9 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре башкардылар....

1 сентябрь - Белем көнендә районыбыз мәктәпләре ишекләрен 403 нәни укучы тәүге тапкыр ачып керде. Кичкетаң урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары бәйрәмгә аеруча күтәренке рух белән килделәр. 35 ел капиталь ремонт күрмәгән мәктәптә Али Ибраһимов җитәкләгән "Мирстрой" ширкәте төзүчеләре "Мәктәп" федераль программасы буенча 9 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре башкардылар.
Белем көнендә мәктәп үз укучыларын ишектән керү белән үк әнә шулай матурайган, төзекләнгән хәлдә каршы алды. Өч ай эчендә биредә 72 ишек, 130 тәрәзәне пластикка алыштырганнар, суүткәргеч системаны, беренче катта коридор идәнен, җылылык системасын өлешчә яңартканнар, ашханәдә, актлар залында зур төзекләндерү эшләре башкарганнар. Аеруча сөенечлесе - бәдрәфнең хәзер эчтә урнашуы. Кышкы салкыннарда тыштагы бәдрәфкә йөрүләре бик уңайсыз булган, әлбәттә. Башлангыч сыйныфларны бер якка урнаштырып, үзләренә бер балачак дөньясы ясаулары да - укучылар өчен шатлыклы вакыйга. Белем бәйрәменә кунакка килгән ветеран мөгаллимнәр дә яңарыш кичергән мәктәпне сокланып карап йөрделәр. "Кабинетлардагы тәрәзәләргә яңа пәрдәләр шушы көннәрдә әзер булачак. Аларны элгәч, тагын да матураеп китәчәк әле мәктәбебез", - ди директор Нәзилә Зиннәтова.
Бәйрәм тантанасына җыелган укучылар да, укытучылар да, ата-аналар да Али Ибраһимовка һәм аның төзүчеләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Али Шамилевич Белем бәйрәменә буш кул белән генә килмәгән. Ул ашханәгә микродулкынлы мич бүләк итте. Мәктәп директоры исә ремонт эшләренең барышын һәрчак ныклы контрольдә тоткан авыл башлыгы Зөлфәт Нуриевка, ремонттан соң җыештыру эшләрендә вакыт белән исәпләшми эшләгән хезмәттәшләренә, сыйныфларны ремонтлауда зур ярдәм күрсәткән ата-аналарга олы рәхмәтен җиткерде.
Белем бәйрәменең төп хуҗалары, әлбәттә, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән нәни укучылар булды. Ни кызганыч, Кичкетаң мәктәбенә быел нибары ике бала укырга керде. Аларның берсе - удмурт кызы Полина Любимова, икенчесе - урыс малае Антон Орехов. Татар авылында мәктәпкә керүче бер татар баласы да булмавы Кичкетаңда моңа кадәр күрелмәгән хәлдер, мөгаен. Белем бәйрәме белән котларга, беренче сыйныфка керүчеләргә бүләк тапшырырга килгән Зөлфәт Нуриев та моңа борчылуын белдерде: "Заманында 460 балага исәпләп төзелгән мәктәпкә ике генә бала укырга керүе күңелне тырнап тора. 11 сыйныфта да нибары ике кыз быел. Төзекләндерүдән соң шундый матурайган мәктәптә 89 бала гына укуы бик кызганыч", - диде ул. Нишлисең, укырга дип китәләр дә кире кайтмыйлар шул яшьләр авылларга... Югыйсә, Зөлфәт Равилевич әйтмешли, тырыш яшьләргә авылда үз эшен ачып, менә дигән итеп яшәү өчен хөкүмәт тә ярдәм кулын суза хәзер.
Мәктәп коллективын район җитәкчелеге исеменән яңа уку елы белән котларга килгән финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин да нәни укучыларны бүләкләре белән сөендерде. Ел саен "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә дә, Белем көнендә дә мәктәпне бүләкләр белән куандырып торучы әлеге җитәкче бу юлы ашханәгә электр иттарткычы алып килгән иде.
Агрофирманың Кичкетаң бүлекчәсе идарәчесе Александр Орехов, нәниләрне мәктәпкә әзерләп чыгарган "Кояшкай" бакчасына рәхмәтен белдереп, беренчеләргә бүләкләр тапшырды. Ә Дмитрий Широбоков, агрофирма җитәкчелеге исеменнән рәхмәт әйтеп, каникулда ындыр табагында эшләгән Александр Юлдашев, Денис Куропаткин, Фердинанд Ибраһимов, Эльнара Шәймәрданова, Александр Гильмяновка премияләр бирде.
Мәктәп быел яшь педагоглар белән дә тулыланган. Мәктәп директоры, Диана , Әлфия Шәймөхәммәтова, Чулпан ны хезмәт юлын башлап җибәрүләре белән тәбрикләп, аларга катлаулы эшләрендә уңышлар теләде. Бәйрәмдә каникулларда төрле бәйгеләрдә катнашып, дипломнарга, призлы урыннарга лаек булган укытучылар һәм укучылар да директор кулыннан бүләкләр алдылар.
Менә шулай күтәренке рухта беренче дәрескә чакырып, тәүге кыңгырау чыңы яңгырады. Белем иленә хәерле сәгатьтә, дуслар!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев