Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Таксистлар аптырашта

Безнең районда таксида пассажирлар һәм багаж йөртү эшчәнлеген алып баруга нибары 70 шоферның хокукы бар хәзер. Әмма законсыз төстә йөрүче, рөхсәт кәгазе булмаган "бомбила"лар белән шәһәр тулган. 1 январьдан автомобильнең кузовы ак яки сары төстә һәм рөхсәт кәгазе булганда гына пассажирлар йөртергә рөхсәт ителә. Әгәр шушы таләп үтәлми икән, таксистларга...

Безнең районда таксида пассажирлар һәм багаж йөртү эшчәнлеген алып баруга нибары 70 шоферның хокукы бар хәзер. Әмма законсыз төстә йөрүче, рөхсәт кәгазе булмаган "бомбила"лар белән шәһәр тулган. 1 январьдан автомобильнең кузовы ак яки сары төстә һәм рөхсәт кәгазе булганда гына пассажирлар йөртергә рөхсәт ителә. Әгәр шушы таләп үтәлми икән, таксистларга элек бирелгән рөхсәт кәгазе гамәлдә булып исәпләнми.
Такси турындагы закон үз эшчәнлекләрен рәсми нигездә алып баручы таксистларны яклауга һәм "легаль булмаган"нары белән көрәшүгә юнәлтелгән, әлбәттә. Бу уңайдан такси хуҗалары үзләре нәрсә уйлыйлар соң?
- Яңалык "легаль булмаган" такси эшчәнлегенә каршы юнәлтелгән булса да, чынлыкта, үз эшчәнлекләрен закон нигезендә алып баручы такси хуҗалары зыян күрәчәк, - ди "Альянс" таксопаркы хуҗасы Илдар Галиев. - Контрольлек органнары барысын да рәттән тикшерсәләр, ул кадәр үк борчылмас идек әле. Ә алар, иң беренче чиратта, легаль таксопаркта эшләүче шоферларны җәзага тартачак бит. Эшчәнлекләрен "легаль булмаган" нигездә алып баручы таксистлар исә моңа кадәр ничек йөрсәләр, алга таба да шулай калачак. Ә бу - закон нигезендә эшләүче таксопарклар әкренләп үз эшчәнлекләрен туктатачак, дигән сүз. Шоферлар шәхси машиналарын башка төскә буярга теләмиләр. Чөнки күпләре бу эш белән вакытлыча яки эштән бушаган арада шөгыльләнә. Ә таксопарк хуҗаларына ак яки сары төстәге машиналар сатып алуның файдасы юк. Алган очракта да таксистлар аларны үз машиналары кебек кадерләп тотмаячак. Кыскасы, монда нечкәлекләр бик күп. Ахыр чиктә, гади халык зыян күрәчәк. Әйтик, анага үз баласын мәктәпкә легаль такси шоферына утыртып җибәрү таныш булмаган абзыйга утыртып җибәрүгә караганда күпкә ышанычлырак түгелмени?!
"РЭТРАЛ" таксопаркы хуҗасы Ләйсән Шәймәрданова да коллегасы белән тулысынча килешә. "Без Илдар Галиев белән барысын да кичердек инде. Таксопарк өчен машиналар да сатып алып карадык. Тик бу үзебезгә зыянга гына булды. Яңа законга килгәндә, ул таксопарклар ябылуга гына түгел, ә кече бизнесның әркенләп сүнүенә китерәчәк, минемчә. Уйлап карагыз әле: Пенсия фондына взнослар 2 тапкырга артты: моңа кадәр 17800 сум түләгән булсак, хәзер 35600 сум. Салымны да берничә тапкыр (!) артыграк түләргә туры киләчәк...".
Күп кенә таксистлар инде икенче эш эзли башлаганнар. Илдар Галиев та законны кабат карамасалар, таксопаркын ябарга җыена. "Әле ярый, башка төр эшчәнлек белән дә шөгыльләнәм: йөк ташыйбыз, автомобильләр кую урыны бар, автомашиналар юабыз", - ди эшмәкәр. Ләйсән Шәймарданованың да кабельле телевидениесе бар. Тик таксопарк хуҗалары да, узган ел рөхсәт кәгазе алып пассажирлар ташучы, әмма машиналары ак йә сары төстә булмаган таксистлар да аптырашта...
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев