Күршеләр полиция чакырткан һәм фатир ишеген җимереп кергәннәр
Мәскәүдә 69 яшендә Нина Зоткина вафат булган. Ул "Расписание на завтра" һәм "Двое в пути" фильмнары аша танылу алган. Актрисаның үлеме турында режиссер һәм кинопродюсер Михаил Дегтярь хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, актрисаның мәетен үлгәненә ике атна булганнан соң гына тапканнар. Ул үз фатирында вафат булган. Күршеләре фатирдан тәмсез ис тоя башлагач, полиция чакырткан һәм фатир ишеген җимереп кергәннәр.
Нина Зоткина 21 фильмда уйнаган. Алар арасында "Быть человеком", "Расписание на завтра", "Приключения маленького папы" һ. б. кинотасмалар бар. Актриса "Двое в пути" фильмындагы Оля Чумакова роле өчен Прага һәм Донецк калаларында узган кинофестивальләрдә премияләргә ия булган.
Чыганак: Шәһри Казан
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев