Татарка ФМ блогеры үзеннән 27 яшькә кечерәк егеткә кияүгә чыга
Лилия кияве белән социаль челтәрләрдә танышуын әйткән
Татарка ФМ исеме белән билгеле блогер Лилия Абрамова кияүгә чыга. Егет кәләштән 27 яшькә кечерәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Кияү егете Дмитрий Шумиловка 24 яшь, ул Лилиядән 27 елга кечерәк, диелә бу хәбәрдә.
Блогер туй турында YouTube-каналда «Откройте, Давид!» тапшыруында сөйләгән. «Мин яз көне кияүгә чыгам. Без сөйләштек тә, майда туй ясарга булдык», — дигән ул.
Лилия кияве белән социаль челтәрләрдә танышуын әйткән.
«Лилия, сез кияүдәме? , дип сорады. Мин аңа аерылган булуымны әйттем. Телефон номерын бирдем. Без өч сәгать сөйләштек. Мин аңа барысын да сөйләп бирдем. „Бүген кич нишлисез? Берни эшләмисезме? Алайса мин билет алам да очып киләм“, диде», — дип искә ала Лилия.
Лилия Абрамова Үзбәкстанда туып үскән, аның әтисе татар, әнисе рус милләтеннән. Инстагрмада 3,» миллион, Youtube каналында 700 мең язылучысы бар, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев