Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә
Коронавирус тагын өч татарстанлының гомерен өзгән.
Инфекциядән 1935 елгы хатын-кыз, шулай ук 1936 һәм 1950 елгы ике ир-ат вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.
Шулай итеп, коронавирустан пандемия вакытында Татарстанда 426 кеше үлгән.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев