Түбән Камадан Ижевскига поездлар һәркөнне йөриячәк
Түбән Кама – Ижевск, Ижевск - Түбән Кама юнәлешләрендә йөрү өчен дүрт поезд билгеләнә.
Түбән Камадан Ижевскига һәм кире юнәлештә поездлар 9 декабрьдән һәркөнне йөри башлаячак. Бу хакта “Содружество” компаниясе хәбәр итә.
6675/6676нчы электричка Ижевскидан 8 сәгать 24 минутта кузгалып китәчәк һәм Түбән Камага 12 сәгать 16 минутта килеп җитәчәк.
6677/6678нчы поезд Түбән Кама станциясеннән 12 сәгать 56 минутта кузгалып, Ижевскига 18 сәгать 38 минутта барып җитәчәк.
№ 6749/6750нче электричканың Ижевск станциясеннән китү вакыты 16 сәгать 32 минутта, Түбән Камага барып җитү вакыты 20 сәгать 34 минутта.
6751/6752нче поезд Түбән Камадан 6 сәгать 10 минутта кузгалып китеп, Ижевскига 12 сәгать 13 минутта барып җитәчәк.
“Расписаниедә җирле вакыт күрсәтелгән”, – диелгән шәһәр яны пассажир компаниясе хәбәрендә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/03/176346/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев