Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Чын армия мәктәбе уздылар

"Хәрби җыенның беренче көнендә бу укучылар балаларча фикер йөртәләр иде. Биш көн эчендә чын ир-егетләргә әйләнделәр", - диде хәрби җыен начальнигы Ринат Шакиров чараны ябу тантанасында. Өлкән сыйныф етеләре өчен элеккеге елларда Пугачеводагы хәрби бүлектә оештырылган хәрби җыен менә икенче ел инде Красный бордагы "Алмалы" лагеренда уздырыла. Быел анда 68...

"Хәрби җыенның беренче көнендә бу укучылар балаларча фикер йөртәләр иде. Биш көн эчендә чын ир-егетләргә әйләнделәр", - диде хәрби җыен начальнигы Ринат Шакиров чараны ябу тантанасында.
Өлкән сыйныф етеләре өчен элеккеге елларда Пугачеводагы хәрби бүлектә оештырылган хәрби җыен менә икенче ел инде Красный бордагы "Алмалы" лагеренда уздырыла. Быел анда 68 укучы катнашкан. Хәрби җыен начальнигы Ринат Шакиров, штаб начальнигы Владимир Гурьев, тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Василий Маркитонов, тыл буенча начальник урынбасары Георгий Кибатов, физик хәзерлек буенча җитәкче Владимир Екимов, ТИН укытучылары Илдар Нәбиуллин, Ленар Гыйззәтуллин булачак солдатларга армия тормышы белән якыннан танышырга ярдәм иткәннәр. Укучыларның биш көн дәвамында чын солдат тормышы белән яшәүләре вакытны дөрес бүләргә, режим буенча яшәргә өйрәтми калмагандыр. Көн дәвамында строевой хәзерлек узганнар, физик күнегүләр ясаганнар, кырда занятиеләрдә булганнар. "Укучылар бик арыйлар иде. Әмма берсе дә сер бирмәде", - ди Ринат Шакиров. Алай гына да түгел, кайбер егетләрдә әлеге җыеннан соң хәрби булу теләге уянган. "Мин моңа кадәр дә танк училищесына укырга керү турында хыяллана идем. Хәзер бу теләгем тагын да артты", - ди 3нче шәһәр мәктәбеннән Александр Мигаль.
Взвод командирлары - Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайткан якташ егетләребез Илдар Хикмәтуллин, Лев Зорин, Ашамас Кумахов укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүгә зур көч куйганнар. "Армиядән кайтуыма берничә көн узуга, хәрби җыенга чакырдылар. Бик теләп килдем. Биредә үземне яңадан армиядәге кебек тойдым", - ди хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта үтәп кайткан Лев. Ә менә Илдар бу җыенда икенче елын катнаша инде. "Төрле сәбәпләр табып җыенга килми калучылар узган ел да булды, быел да бар. Әмма алар күп нәрсә югалттылар дип уйлыйм. Чөнки җыенда катнашкан егетләргә армиядә күпкә җиңелрәк булачак", - ди ул. "10 сыйныфны гына тәмамласалар да, хәрби хезмәт нигезләре аларга яхшы таныш. Һич курыкмыйча күбесен инде бүгеннән үк сержант итеп билгеләргә була", - диделәр командирлары укучыларны мактап. Егетләр үзләре дә бик канәгать. "Миңа барысы да ошады: кросс, марш-бросок йөгерү, каршылыклар полосасын узу, спорт уеннарында катнашу. Авыр булса да, кызыклы", - ди 1нче гимназиядән Артур Репин. Ә менә 2нче мәктәптән Артур Билалов: "Көнебезнең минутына кадәр бүленгән булуы гына өйгә кайтырга килү теләген бераз киметеп торды", - ди туган йортын сагынуына ишарәләп. 3нче мәктәптән Руслан Бабушкин: "Мәктәптә физультура дәресләрендә өйрәнгәннәр бик ярдәм итте. Гомумән, спорт белән дус булганнарга биредә күпкә җиңелрәк булды", - дигән сүзләр белән физкультура укытучысы Елена Гульневага олы рәхмәтен җиткерде.
Җыенны ябу тантанасында булачак солдатларга район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. Ә Лев Зорин җитәкләгән взвод хәрби җыеннарның күчмә Кубогына ия булды. "Сынауларны уңышлы үтүегез белән котлыйм. Биредә өйрәнгәннәр армия хезмәтендә ярдәм итми калмас. Тик сез моның белән генә чикләнмәгез. Бигрәк тә спорт һәм физкультура дәресләре белән дус булыгыз", - диде тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев. Хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Илгиз Галиев взвод командирларына һәм җыенны оештырган команда составына Рәхмәт хатлары тапшырды.
...Әнә, алар марш атлап ничек горур баралар. Сорауларга җаваплары да кыска - "так точно"! "Служу России" дигән сүзләрне ничек горур әйтәләр! Димәк, бу егетләр өчен хәрби җыен бары файдага гына булган. Алар киләчәктә хәрби хезмәттә дә сынатмаслар.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев