Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тылсымлы чыршыда – теләкләр

Балачакта Яңа ел могҗизасына кем генә ышанмый икән? Яшь барган саен без үзебез дә могҗиза тудыра алабыз. Республикада игълан ителгән "Әгәр син мәрхәмәтле булсаң" хәйрия акциясенә шәһәребезнең "Синяя птица" волонтерлары да кушылды. Әлеге акциянең максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Яңа ел бүләкләре әзерләү. Инвалид балалар болай да тормышта күп...

Балачакта Яңа ел могҗизасына кем генә ышанмый икән? Яшь барган саен без үзебез дә могҗиза тудыра алабыз. Республикада игълан ителгән "Әгәр син мәрхәмәтле булсаң" хәйрия акциясенә шәһәребезнең "Синяя птица" волонтерлары да кушылды.
Әлеге акциянең максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Яңа ел бүләкләре әзерләү. Инвалид балалар болай да тормышта күп нәрсәдән мәхрүм. Аларның күбесе Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәсендә уйнап-җырлый да алмый. Әйдәгез, аларга да көтелмәгән могҗиза ясыйк.
4 декабрь көнне шәһәребезнең үзәк мәйданына Яңа ел чыршысы куелган иде. Ул гади генә чыршы түгел. Аңа инвалид балаларның теләкләре язылган уенчыклар эленгән. Бу көнне волонтерлар шәһәрдәшләребезне әлеге акциягә кушылырга өндәделәр.
"Тылсымлы чыршы" декабрь ае дәвамында төрле учреждениеләргә куелачак. Балаларның Яңа ел теләкләрен үтәргә теләүчеләрне әлеге акциягә кушылырга чакырабыз. Әйдәгез, инвалид балаларга Яңа елга могҗиза ясыйк! Бүләкләрне җыю һәм аларны инвалид балаларга тапшыруны "Ровесник" яшүсмерләр клубы оештыра. Белешмәләр өчен телефон 21469.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев