Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тимур БАҺАВИЕВ: «Әнинең тавышын ишетүгә, бөтен борчулар юкка чыга»

» Минем әнием Гүзәл Әнвәр кызы росгвардиядә хезмәт итә. Аның кебек әни хакына теләсә нинди сугышка керергә буладыр..»

Бернигә карамастан безне кем һәрвакыт ярата? Минут саен кем безнең хакта уйлый? Еракта булсак та кем безнең әрнүне тоя? Әлбәттә, әни! Бәйрәм көнендә сораштыруыбыз да иң кадерле кешеләргә багышлана. 

Тимур БАҺАВИЕВ, Балтыйк флоты матросы:

–    Минем әнием Гүзәл Әнвәр кызы росгвардиядә хезмәт итә. Аның кебек әни хакына теләсә нинди сугышка керергә буладыр. 

Мин мәктәптә укыганда ук Рөстәм Майоровта кул сугышы белән шөгыльләндем һәм ярышларда һәрчак әниемнең теләктәшлеген тойдым. Чөнки ул һәрвакыт янәшәдә булды. Бу мине җиңүләргә рухландыра иде. Укуда да берәр нәрсә килеп чыкса, бергәләп сәбәбенә төшенми туктамадык. 

Нинди уку йортына керәчәгемне дә үзем сайладым. Минем сайлавым әниемнең күңеленә хуш килмәсә дә, ул сер бирмәде һәм уку дәверендә миңа теләкләшлек күрсәтте. Минем өчен дипломны да аңа алырга туры килде, чөнки ул вакытта мин армия сафларына алынган идем инде. 

Мин Калининградта, илебезнең иң көнбатыш ноктасында хезмәт итәм. Әни бик еракта, әмма монда да мин аны янәшәмдә итеп тоям. Диңгездә булмасак, көн саен шалтыратышабыз. Әнинең тавышын ишетүгә, бөтен борчулар юкка чыга. Ул миңа һәрвакыт: “Улым, исән-сау әйләнеп кайтыр өчен диңгезгә чыкканда белгән догаларыңны укы. Һәрчак уяу бул!” – дип әйтеп тора. 

Әнием, синең йөрәгеңнең минем өчен ничек борчылып типкәнен яхшы аңлыйм. Борчылма, барысы да яхшы булачак. 
Кадерле әниләр! Сезне бәйрәм белән котлыйм! Ешрак елмаегыз. Әни елмаюы – бик зур көч ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев