Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тимурны аякка бастырыйк!

Быел Казанда "Балачак шатлыгы" дигән республика хәйрия фонды оештырылды. Бу фонд каты авырулы балаларны дәвалау өчен акча җыю белән шөгыльләнә. Хәйрия фонды декабрь аенда церебраль паралич белән авыручы балаларга ярдәм итү максатыннан "Вак-төяк - вак-төяк түгел!"дигән акция игълан итте. Әлеге акция барышында Әгерҗедә яшәүче бу сабыйга, әйдәгез, без дә бергәләп...

Быел Казанда "Балачак шатлыгы" дигән республика хәйрия фонды оештырылды. Бу фонд каты авырулы балаларны дәвалау өчен акча җыю белән шөгыльләнә. Хәйрия фонды декабрь аенда церебраль паралич белән авыручы балаларга ярдәм итү максатыннан "Вак-төяк - вак-төяк түгел!"дигән акция игълан итте. Әлеге акция барышында Әгерҗедә яшәүче бу сабыйга, әйдәгез, без дә бергәләп ярдәм итик.
Әгерҗедә яшәүче Анфира Северюхина ялгызы дүрт оныгын тәрбияли. Дәү әниләре "Язмыштан узмыш юк", дип барысына да түзә, сыкранмый, зарланмый, оныклары кимсенеп яшәмәсен өчен тырыша. Төпчек оныгы өчен аеруча нык борчыла ул. Чөнки 3 яшьлек Тимурга табиблар церебраль паралич диагнозы куйганнар.
"Үзем исән чагында бу сабыйны ничек булса да аякка бастыру өчен барысын да эшләячәкмен!" дигән максат куя Анфира Хәлиулловна һәм хастаханәләр, табиблар буенча йөри башлый. Моңа кадәр табиблар нинди дәвалау чарасы узарга тәкъдим итәләр, әбисе барысын да төгәл үти. Зур калалардагы хастаханәләрдә, тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалыйлар малайны. Нәтиҗәдә, Тимур хәзер утырып тора ала. Табиблар дәвалауны дәвам итәргә кушалар. Хәзер сабыйны Киев шәһәрендәге "Авыру проблемалары институты"на алып барырга кирәк. "Биредә дәвалау 60 мең сумга төшәчәк. Кызганычка каршы, минем мондый акчам юк. Ә бу сумманы 19 январьга кадәр җыярга кирәк. Оныгымны аякка бастыру өчен мәрхәмәтле кешеләр ярдәм итә алмаслармы икән дип мөрәҗәгать итәргә булдым", ди Анфира Северюхина.
Хөрмәтле райондашлар - җитәкчеләр, эшмәкәрләр, сабый язмышына битараф булмаган милләттәшләр ! Әбисе тәрбиясендә генә үсүче нәни Тимурны аякка бастыру өчен ярдәм кулы сузсагыз иде.
Акча күчерү өчен реквизитлар:
Получатель: Сабиров Тимур Дмитриевич
Л/с 42301810111010001766
Р/с 42301810111010001766
Банк получателя: Филиал «Челнинский» ОАО «АИКБ «Татфондбанк»
БИК банка: 049232922

K/c: 30101810400000000922
ИНН банка: 1653016914
КПП банка: 165801001

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев