Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тирсә мәктәбендә экологик квест узды

Балаларны ике командага бүлделәр

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Тирсә урта мәктәбенең «Эко-мы» командасы «ЭКОвеста" V Юбилей Республика онлайн конкурсының 5нче биремен үтәде.

Мәктәп яны участогында, саф һавада «Табигать – безнең туган йортыбыз» дигән экологик квест үткәрелде. Балаларны ике командага бүлделәр һәм мавыктыргыч уен башланды.

Капитаннар маршрут битләрен алдылар. Станцияләрдә балаларның җавапларын бәяләгән экспертлар көтте .

6 нчы сыйныф укучылары сорауларга җавап бирделәр , табышмаклар чиштеләр, станцияләрне кызыксынып үттеләр, биремнәр һәм сынауларны үтәделәр. 

2021 ел туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шуңа күрә квест барышында татар, рус, мари телләрендә көйләр яңгырады. Музыкаль паузалар үткәрелде, анда балалар бик күңелле биеделәр.

Уен ахырында нәтиҗәләр ясалды, ике команда да бер үк санда балл җыйды. Квестта дуслык җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев