Тирсәдә пассивлык күрсәтүчеләр бар
Үзара салым акчаларын җыюда пассивлык күрсәтүчеләр бар
Тирсә – райондагы иң зур җирлек. Аңа караган Тирсә, Мордывый, Наҗар, Тоба, Чишмә авылларында 1896 кеше яши. Башкарылган эшләр белән беррәттән чишәсе проблемалар да бар.
Бу җирлектә дә халыкның тормыш-көнкүрешенә кагылышлы бик күп мәсьәләләрне чишүдә үзара салым программасы ярдәмгә килә. Узган ел аны һәр авылда да 500әр сумнан җыйганнар һәм юлларны төзекләндерү һәм чистарту, урамнарны яктырту, зиратларны тәртиптә тоту һәм башка шундый мөһим эшләргә тотканнар.
– Башка авыллардан аермалы буларак, җирлектәге иң зур авыл Тирсәдә үзара салым акчаларын җыюда пассивлык күрсәтүчеләр бар. Димәк, алар башкалар керткән өлештән файдалана булып чыга. Бу планлаштырылган эш күләмендә дә чагылыш таба. Ягъни ниятләгән бөтен эшне дә башкарып чыгарга мөмкинлек бирми, – диде Илнар Гыйззәтуллин. – Үзара салым акчаларын җыю 20 мартка кадәр дәвам итә. Бүгенге көнгә әлеге акчалар бик аз җыелган, активлашуыгызны сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев