Тугач ук ... чиратка
2011 елның 11 мартыннан Татарстанда балалар бакчаларына электрон чират системасы гамәлгә кертелде. Хәзер бакчага юллама алуда әшнәлеккә юл ябылды. Акча төртеп тә, бүләк биреп тә чиратсыз юллама алып булмый. Районда әлеге яңалык ничек тормышка ашырыла? Бу турыда без мәгариф бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Вәсилә САФИУЛЛИНАдан сөйләвен үтендек. - Вәсилә Гарәфетдиновна,...
2011 елның 11 мартыннан Татарстанда балалар бакчаларына электрон чират системасы гамәлгә кертелде. Хәзер бакчага юллама алуда әшнәлеккә юл ябылды. Акча төртеп тә, бүләк биреп тә чиратсыз юллама алып булмый. Районда әлеге яңалык ничек тормышка ашырыла? Бу турыда без мәгариф бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Вәсилә САФИУЛЛИНАдан сөйләвен үтендек.
- Вәсилә Гарәфетдиновна, электрон чиратта торучылар күпме?
- Ни кызганыч, шәһәрдә балалар бакчасына чират көтүче сабыйлар саны тагын 650гә җитте. Аларның 389ы - 1,5-3 яшьлек нәниләр. 2012 елда Әгерҗедә республика программасы буенча "Бәләкәч" бакчасы төзелгәч, тагын берничә бакчада өстәмә төркемнәр ачылгач 708 баланы юллама белән тәэмин итә алган идек. Нәниләр туу сөенечле булса да, менә тагын чиратта торучылар саны 600дән артып китте.
Мәгариф бүлегенә ата-аналар еш кына "Нигә безнең чират күчкән?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Беренчедән, чиратны даими күзәтеп барырга кирәк. Чөнки чиратыгыз җитәр алдыннан яки сез теләгән бакчадагы төркемдә буш урын барлыкка килү белән гаризагызга "Бакчага җибәрелде" дигән статус бирелә. Бу турыда сезгә шалтыратып әйтүче булмый. Аны услуги.татар.ру порталыннан карарга кирәк. Мондый статус бирелгәннән соң 30 көн дәвамында сез бакчага килеп хәбәр итәргә тиеш. Шушы вакыт эчендә бакча мөдиренә килмәсәгез, "статус" системасына "килмәде" дип язылып куела. Бу сез бакчага юлламаны бүтән ала алмаячаксыз дигән сүз түгел әле. Киләсе уку елында сез тагын бакчага юллама алырга теләвегезне белдерә аласыз. Бу очракта исәпкә кую вакыты элеккечә кала.
Әгәр сез юллама алуда ташламага ия һәм Хөкүмәт порталы аша чиратка баскансыз икән, документларыгызны мәгариф идарәсендәге 3нче кабинетка китерергә кирәк. Телефон 22980.
- Бакчага балаларны алу кайчан башкарыла?
- 15 майга кадәр бакча мөдирләре мәгариф идарәсенә төркемнәрдәге буш урыннар турында белешмә бирәләр. Әлеге мәгълүмат буенча 1 июньнән 31 августка кадәр сабыйларны төркемнәргә урнаштыралар.
- Ә уку елы дәвамында баланы бакчага урнаштырып буламы соң?
- Әгәр теге яки бу төркемнән берәр бала китсә яки яңа урыннар булдырылса, уку елы барышында да нәнине бакчага алалар.
- Гариза язганда берничә бакчаны күрсәтергә мөмкинме?
- Юк. Гаризада үзегез теләгән бер генә бакча күрсәтелә. Әгәр шул ук шәһәр эчендә башка яшәү урынына күчәсез икән, бакчаны үзгәртергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев