Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Туплар шартлавы ишетелмәсен

Җир шарында 20 меңгә якын сугыш булган. Ләкин аларның берсе дә җимергеч көче, сугыш кырында фашист белән көрәшеп, тылда ачлыктан үлүчеләр саны буенча 1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышына тиңләшә алмый. Күз алдына гына китерегез, һәр көнне уртача 14 меңнән артык, сәгать саен 600гә якын кешенең гомере өзелгән....

Җир шарында 20 меңгә якын сугыш булган. Ләкин аларның берсе дә җимергеч көче, сугыш кырында фашист белән көрәшеп, тылда ачлыктан үлүчеләр саны буенча 1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышына тиңләшә алмый.
Күз алдына гына китерегез, һәр көнне уртача 14 меңнән артык, сәгать саен 600гә якын кешенең гомере өзелгән. Сугыш башланган көннән соң 72 ел гомер узса да, аның бу ачы хатирәләре өлкән буын күңелендә һич тә онытылмый. Фронт җырлары яңгыраса да, телевизордан сугыш турында фильмнар караганда да әтиләрен, бабаларын, якын туганнарын сугышта яки сугыштан соң югалтканнарның сагыштан күңелләре тула.
1996 елдан башлап сугыш башланган көн Хәтер һәм кайгы көне итеп игълан ителде. Бомба шартлавын, мылтык тавышын ишетмәгән, сугышны фәкать экраннардан гына күргән яшь буын күңеленә бу тарихи көннең мәгънәсен, бүгенге тыныч тормышыбыз өчен башларын салган якташларыбызның батырлыгын аңлату, һәлак булганнарны искә алу өчен район җитәкчеләре һәм шәһәр мәктәпләре укучылары Мәңгелек ут янына җыелдылар. Тик ветераннар гына бик аз иде. Кызганычка каршы, аларның күбесенең сәламәтлеге какшаган шул инде.
Район башлыгы Валерий Макаров, ветераннарга тирән рәхмәтен белдереп, аларның проблемаларын хәл итү өчен бөтен көчен куячагын, ветераннар өчен эш кабинеты ишегенең һәрчак ачык булуын әйтте. ТР Хәрби комиссариатының Әгерҗе районы буенча бүлек начальнигы Илгиз Галиев, ветераннар советы рәисе Рәвия Лутошкина ветераннарга сәламәтлек, озын гомер теләп, яшь буынга ул дәһшәтле еллар, совет халкының сугышта һәм тылда күрсәткән батырлыгы турында ешрак сөйләүләрен үтенделәр. "Сугыш чоры кешеләре алдында без мәңге бурычлы. Ничә еллар узса да, сез, балалар, аларның батырлыгын онытырга тиеш түгел", - диде Илгиз Галиев укучыларга мөрәҗәгать итеп. Җитәкчеләр һәм балалар батыр якташларыбыз турында һәрчак искә төшереп торучы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Мәйданда мәдәният сарае сәхнә осталары башкарган җырлар да шул дәһшәтле елларны хәтерләтте. Валерий Макаровның: "Сугыш чоры җырлары ешрак яңгырасын, тик бомбалар шартлавы гына ишетелмәсен!" дигән сүзләре барыбызны да уртак теләге булып яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев