Туй кунаклары урам уртасында сугышкан
Полиция бүлегенә алып киткәннәр
Ульяновск өлкәсенең Лебяжье авылында туй вакытында кунаклар күмәкләшеп сугышкан. РЕН ТВ каналы әлеге вакыйга кадрларын күрсәтте.
Шаһитлар сүзләренчә, күмәк сугышка дистәләрчә кеше кушылган. Алар арасында ике хатын-кыз да булган. Видео кадрларында урам буйлап йөгерешеп йөрүче ир-атлар, зур тизлектә баручы машиналар күренә.
Кайсыбер кешеләр атыш тавышын ишетүен дә сөйли, хәзер бу мәгълүматны тикшерәләр.
Урынга килгән хокук саклаучылар сугыш чукмарларын тынычландырган, туй кунакларын тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Авыл халкы социаль челтәрләр аша Ульяновск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Русскихка мөрәҗәгать итә, алар әлеге вакыйганы тикшерүне сорый, диелә бу хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев