Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Универсиада уты Әгерҗегә килде

2012 елның 12 июлендә Франциянең Сорбонна университетында старт алган Универсиада Уты эстафетасы 20 июньдә - Татарстанга, ә якшәмбе көнне Әгерҗегә килеп җитте. Бер елга якын Җир шарының биш континентында булган Утны безнең районга Минзәләдән Кама елгасы буйлап яхтада алып килделәр. Красный бор халкы, "Алмалы" лагеренда ял итүчеләр, Утны тантаналы шартларда...

2012 елның 12 июлендә Франциянең Сорбонна университетында старт алган Универсиада Уты эстафетасы 20 июньдә - Татарстанга, ә якшәмбе көнне Әгерҗегә килеп җитте.
Бер елга якын Җир шарының биш континентында булган Утны безнең районга Минзәләдән Кама елгасы буйлап яхтада алып килделәр. Красный бор халкы, "Алмалы" лагеренда ял итүчеләр, Утны тантаналы шартларда каршы алганнан соң, машиналар кортежы озатуында аны Әгерҗегә алып килделәр. Боз сарае каршындагы мәйданда спортчылар, шәһәр халкы әлеге тарихи Утны "тере коридор" ясап каршы алды. Бу тантана белән Әгерҗе халкын тәбрикләргә ТР урман министры, Универсиаданы оештыру комитеты әгъзасы Наил Мәһдиев та килгән иде. Ул Татарстан Президенты исеменнән әгерҗелеләрне дуслык, спорт бәйрәме белән тәбрикләде. "Тарихта беренче тапкыр Универсиада Утының 43 район аша узып, 6 июльдә Казанга килеп җитүе - бик зур һәм шатлыклы вакыйга. Ике атна дәвамында дөньяның 1200 телеканалы Казандагы Универсиаданы күрсәтәчәк. Ике атна буена Җир шары халкының күзләре Казанга төбәләчәк. Ике атна буена студентларыбыз, волонтерлар булып, чит илләрдән килгән спортчыларга хезмәт күрсәтәчәк. Ике атна буе без дә сезнең белән бергә Универсиада рухы белән яшәячәкбез. Бу Утның беренче тапкыр Әгерҗе аша узуы, иң лаеклыларның аны үз кулларында алып бару эстафетасында катнашуы - үзе зур шатлык һәм бәхет. Бәлки алар арасыннан да Олимпия чемпионнары үсеп чыгар. Бик күп чемпионнар сезнең Әгерҗе кебек кече шәһәрләрдән, авыллардан үсеп чыккан бит", - дип, тантанада катнашучыларны тагын да дәртләндереп җибәрде.
Район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев шәһәр халкын дуслык, бердәмлек символы булган бу вакыйга уңаеннан кайнар тәбрикләделәр. Ниһаять, шәһәребезнең К.Маркс урамы буйлап Универсиада Утын алып бару эстафетасы башланды. Бу хокук иң беренче башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдиновага бирелде. 3000 метрлы дистанциядә Утны барлыгы 27 яшь һәм ветеран спортчылар, активистлар алып барды. Урамның ике ягыннан стадионга хәтле аларны шәһәрдәшләребез, гаиләләре белән чыгып, сәламләп каршы алдылар. Спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов эстафетаның башыннан ахырына кадәр факелны алып баручы һәркемнең спорттагы һәм җәмәгать тормышындагы уңышлары белән таныштырды. Универсиада утын алып бару хокукына лаек булучылар арасында иң өлкәне Әгерҗедән 74 яшьлек мәгариф һәм спорт ветераны Маннур Исхаков иде. "Үз гомеремдә бик күп ярышларда, тантаналы чараларда катнашсам да, бүген бик дулкынланам. Универсиада утын, шушы яшемә җитеп, беренче тапкыр үз кулымда алып барачакмын бит", - диде ул. Факелны алып баручылар арасында исемнәре районда, республика спорт дөньясында танылганнар да бар иде. Армспорт буенча ТР чемпионы Ләйсән Гобәева, каратэ буенча кара пояс иясе Артур Русских, хоккей командасының иң яхшы сакчысы Артем Дериглазов, иң яхшы капкачы Кирилл Булдаков, танылган футболчылар Игорь Хәмитов, Илшат Хәкимов, кул сугышы буенча ТР чемпионы Рената Шакирова, "2012 елның иң яхшы спортчысы" исеменә лаек булган Андрей Биянов бар иде. "Утны алып бару хокукы бирелүе турында ишеткәч, нинди хисләр кичердегез?" дигән сорауга яшь спортчылар бертавыштан: "Бик тә шатландык! Мондый бәхет теләсә кемгә эләкми бит. Бик тә горурланабыз!" - диделәр. Район башлыгы Валерий Макаров та: "Мондый вакыйга кеше тормышында бик сирәк була бит. Без бүген шундый тарихи вакыйганың шаһитлары булуыбыз белән горурланабыз. Еллар узгач та "мин Универсиада утын алып бардым!" дип сөйләячәкбез", - диде.
Ниһаять, Ут стадионга килеп җитте. Анда аны район җитәкчесе кабул итеп алды. Ә финишка китереп җиткерү хокукы спортны үстерүгә зур әһәмият бирүче 6нчы балалар бакчасының физкультура буенча педагог Айсылу Сунеевага бирелде. Ул үзенең нәни тәрбияләнүчеләре белән Универсиада утын көчле алкышлар астында финишка китереп җиткерде. Кунаклар, эстафетада катнашучылар сәхнә түренә чыккач та мәйданда аларны көчле алкышлар белән сәламләү озак дәвам итте. Тантананың мактаулы кунагы Наил Мәһдиев Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрүдә теләктәшлек күрсәткән өчен Валерий Макаровка Универсиада Уты факелын бүләк итте. Ул балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә сакланачак. "Бу Ут безнең йөрәкләрдә озак вакытлар якты ялкын булып янар әле", - диде район башлыгы. Бу көнне эстафетаны бездән Менделеевск районы кабул итеп алды.
Ә универсиада башланырга нибары 9 көн калды. 6-17 июль көннәрендә күпләребез ярышларны башкалага барып карый алмаса да күңеле белән Универсиадада булып, Россия командасына уңыш теләп яначак.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев