Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Урманнарда учак һәм чүп яндыру тыела

15 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус көчәйтелгән режим кертелде.

 

Урманнарда чыккан янгыннарның никадәр зыян китерүен күз алдына да китерүе авыр: йөзләгән ел үскән агачлар юкка чыга, кыргый җәнлекләр, кошлар һәлак була...

Ә бит бик еш кына янгыннар кеше гаебе аркасында килеп чыга. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, учаклар мизгел эчендә яшел байлыгыбызны юкка чыгарырга сәләтле. Урманнарга якын урнашкан бакча участоклары хуҗаларының да чүпкә ут төртеп аны караучысыз калдырулары аркасында табигатькә зыян килергә мөмкин.

Көчәйтелгән режим игълан ителгәннән соң урманчылар тарафыннан яшел байлыгыбызны саклау буенча зур эшләргә старт бирелде. Урман тирәләрен кипкән үләннәрдән чистарту, янгынга каршы минераллаштырылган полоса булдыру һәм башка эшләрне башкару – көнүзәк мәсьәлә. Район территориясендәге урман буйларында бу эшләрне үтәү “Урман+“, “Хазар“ ширкәтләренә һәм Кондызлыдагы янгын сүндерү-химик станциясенә йөкләнде.

Урманчылар полиция хезмәткәрләре белән берлектә даими рәвештә рейдлар да үткәрә. Янгын кагыйдәләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Ә штрафлар түбәндәгечә:

гражданнарга – 1,5-3 мең сум;

җаваплы затларга – 10-20 мең сум;

юридик затларга – 50-200 мең сум.

Янгынга каршы режим көчәйтелгән чорда бу штрафлар ике тапкырга арта. Кагыйдәләрне сакламау нәтиҗәсендә урманнарда янгын чыгып зыян китерелә икән, гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартыла.

Исегездә тотыгыз: янгын куркынычсызлыгы сезонында урманнарда ТЫЕЛА:

  • учак ягу, чүп, коры үлән яндыру;
  • тәмәке тарту, җиргә төпчек, шырпы ташлау;
  • чүп, пыяла ватыклары, кәгазь, ягулык-майлау материалы сеңгән чүпрәк ташлап калдыру;
  • коралдан ату, пиротехника куллану.

Әйдәгез, яшел байлыгыбызны бергәләп саклыйк, урманнарга барсак игътибарлы булыйк.

 

Андрей МУРЗАНАЕВ,

“Әгерҗе урманчылыгы“ учреждениесенең урманнарны саклау инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев