Осталыкларын күрсәттеләр
Бүген Вәрклед-Бодья авыл мәдәният йортында "Шудо пельнянь" ("Бәхетле пилмән") район пилмәннәр фестивале узды. Ул Бөтендөнья пилмән көненә багышланган иде.
Фестивальдә җиде команда катнашты. Күрше Удмуртиядән дә кунаклар бар иде. Анда шулай ук Кадыбаш, Кадрәк, Иске Чекалда, Сарсак-Омга авыл җирлекләре командалары катнашты.
Чара башында барлык катнашучыларны мәдәният бүлеге башлыгы Марс Гатауллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, шулай ук Казаннан кунак – «Таткультуресцентр» ДБУ методисты Павел Александров сәламләде.
Аннары командалар арасында кызыклы ярышлар башланды. Алар тизлеккә пилмәннәр әзерләделәр, ит тарттыргычын җыйдылар һәм сүттеләр, иҗади номерларын башкардылар, үзләренең җыр һәм бию осталыкларын күрсәттеләр.
15 минут эчендә иң күп пилмәнне Кадыбаштан «Күңелле кызлар» командасы бөкте – 135 данә.
Башка командалар да сынатмады. Мәсәлән, «Сударушки» командасы пилмәннәрне бөгеп, йөрәк формасында итеп подноска тезде. Әйтергә кирәк, бик креатив килеп чыкты.
Барлык ярышлар тәмамланганнан соң, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Грамота белән беренче урын өчен Кадыбаш авыл җирлегенең «Күңелле кызлар» командасы бүләкләнде. Икенче урынны «Азвес нюжа» командасы һәм «Инвис» халык вокаль ансамбле бүлеште. Өченче урында - «Небыльток» һәм «Сударушки» командалары.
Нет комментариев