Ветераннар җәмгыятендә – яңа җитәкче
Рәвия Лутошкина вәкаләтләрен туктатуны сорап мөрәҗәгать иткән
Узган атнада район ветераннар җәмгыятенең чираттан тыш утырышы узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев, иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшин катнаштылар.
12 ел әлеге җәмгыять белән җитәкчелек иткән Рәвия Лутошкина вәкаләтләрен туктатуны сорап мөрәҗәгать иткән. Аның үтенече канәгатьләндерелде. Артур Акбашев, Рәвия Фәррахи кызына тирән рәхмәт белдереп, район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Инвалидлар җәмгыяте рәисе итеп күп еллар район үзәкләштерелгән клублар системасы белән җитәкчелек иткән Эльвира Нәбиева сайланды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев