Владимир–Ирина Осиповлар бөтен җиргә дә өлгерәләр
d“Алар пионерлар кебек: төн уртасында уятсаң да, һәрчак әзер!”
“Алар пионерлар кебек: төн уртасында уятсаң да, һәрчак әзер!” – диләр пеләмешлеләр Владимир–Ирина ОСИПОВлар турында. Мәдәният хезмәткәрләре шулай булырга тиештер дә инде.
Кечкенә Володя киләчәктә мәдәният өлкәсендә эшләргә хыялланмагандыр да. Ул малай чактан ук радиотехника белән мавыга, физиканы ярата, электриканы яхшы белә.
– Әтисез үскәнлектән, бөтен нәрсәне үз кулларыбыз белән эшләргә туры килде, – ди ул. Әтиләре – тирә-юньдә данлыклы умартачы – фаҗигале төстә дөнья куя. Ул чакта игезәк ләр Владимир белән Владиславка нибары өч яшь була. Әниләре җиде бала белән тол кала. Балаларның барысы да хезмәт сөючән һәм мөстәкыйль булып үсәләр.
Физикага килгәндә, Володяны аеруча утлы музыка кызыксындыра.
– Без Бимада укый, интернатта яши идек. Кичләрен ниләр генә уйлап тапмадык?! – дип сөйли ул. – Малайлар белән бергәл әп утлы музыка ясадык. Моның өчен транзисторлар, резисторлар, лампочкалардан файдаландык. – Аның бу җайланмасын авыл егетләре “космик корабль” дип атап йөрттеләр, – дип көлә җәмәгате Ирина.
Сүз уңаеннан, Владимир белән Ирина очрашып йөри башлаган чаклар романтик чорларга туры килә: болында – уеннар, клубта – биюләр, мотоциклда йөрүләр... Володяның мотоциклы барысыныкыннан да аерылып тора. Аның коляскас ына ...радио, колонкалар һәм, әлбәттә, утлы музыка урнаштырылган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев