Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Якташыбыз Эдуард Мираев җиңү яулап, "ТАТАРСТАР" республика конкурсы финалына чыкты (ВИДЕО)

Финал 13 сентябрьдә узачак

«ТАТАРСТАР» республика конкурсы ахырына якынлаша. Ике ярымфинал 30 августта һәм 6 сентябрьдә узды, ә көтелгән финал 13 сентябрьдә булачак.

Ярымфиналга чыгучылар арасында 2 нче чыгарылышның хедлайнеры якташыбыз Эдуард Мираев булды. Тамашачыларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2-ярымфиналда 5 инструментта уйнаучы композитор, вокалчы, аранжировщик һәм алып баручы якташыбыз көндәшләрен җиңеп финалга чыкты. Бу юлы жюри хөкеменә Эдуард "Дуслар бик кирәк" дип аталган Ләйсәния Гаязова сүзләренә язылган татар телендәге автор композициясен тәкъдим итте.

24,7% нәтиҗә белән ул Яшел Үзәннән Дмитрий Зекуновны (23,76%) һәм Түбән Камадан Адел Тимергалиеваны (17,83%) узып китте.

Барлык чыгарылышларны «Татарстар» онлайн-шоуы төркемендә, республиканың рәсми берләшмәсендә, шулай ук «Одноклассники» һәм Instagram да карарга мөмкин.

 

Видео: https://vk.com/tatarstar_show

Фото: Э.Мираев шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев