Язлар килгәндә
Язлар килә, кабатлана, Тагын күңел канатлана. Җаннан шигъри моңнар тама, Куллар тагын каләм ала... Кояш көлә зәңгәр күктә, Тамчылар тама инде. Язлар килә, җан ашкына Йөрәкләр яна инде. Язлар алып килә безгә Әниләрнең бәйрәмен. Котлы булсын, көлеп торсын Язның тәүге бәйрәме! Йөрәккә моң тама кебек Боздан тамчылар түгел. Еллар узса...
Язлар килә, кабатлана,
Тагын күңел канатлана.
Җаннан шигъри моңнар тама,
Куллар тагын каләм ала...
Кояш көлә зәңгәр күктә,
Тамчылар тама инде.
Язлар килә, җан ашкына
Йөрәкләр яна инде.
Язлар алып килә безгә
Әниләрнең бәйрәмен.
Котлы булсын, көлеп торсын
Язның тәүге бәйрәме!
Йөрәккә моң тама кебек
Боздан тамчылар түгел.
Еллар узса да сагына,
Юксына сине күңел.
Гөлләр бүләк итәр идем,
Җырлар идем җырларым.
Әниләрнең исән чакта
Беликче кадерләрен!
Язның тәүге бәйрәменә
Чәчәк ата гөлләрең...
Дога юллыйм, якты булсын
Әнием, каберләрең.
Рамил МУХЪГАЛИН.
Исәнбай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев