Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Алда сезне олы юллар көтә...

Шәһәрдә - 75, авылларда 99 мәктәп тәмамлаучы егет һәм кыз өчен барысы да артта калды: кызыклы дәресләр дә, зачет-контроль эшләр дә, соңга калулар да, мәктәп тормышында булган мавыктыргыч чаралар да, дер селкеткән бердәм дәүләт имтиханнары да... Алар өчен яраткан укытучылары һәм 11 ел шатлык-борчуларын бергә уртаклашкан сыйныфташлары белән аерылу мизгелләре...

Шәһәрдә - 75, авылларда 99 мәктәп тәмамлаучы егет һәм кыз өчен барысы да артта калды: кызыклы дәресләр дә, зачет-контроль эшләр дә, соңга калулар да, мәктәп тормышында булган мавыктыргыч чаралар да, дер селкеткән бердәм дәүләт имтиханнары да... Алар өчен яраткан укытучылары һәм 11 ел шатлык-борчуларын бергә уртаклашкан сыйныфташлары белән аерылу мизгелләре дә килеп җитте.
25 июнь көнне Җиңү скверы аллы-гөлле чәчәкләрне хәтерләтте. Матур традиция буенча елның-елында шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучыларны, алтын, көмеш медаль ияләрен, иң активларны үзенә җыя бу мәйдан. Быел да аларны олы тормыш юлына озатыр алдыннан котлау, хәер-фатиха бирү өчен җитәкчеләр дә, халык та күп җыелган. Егет-кызлардан күзне алып булмый: барысы да шундый матурлар, ыспайлар.
"Бүгеннән сезнең алда яңа тормыш ишекләре ачыла. Киләчәгегез - үзегезнең кулларда, балалар. Шәһәр һәм авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында 12 алтын, 11 көмеш медаль ияләре булу аеруча сөенечле. Аларга бәхет елмайды дип уйлый күрмәгез, мондый дәрәҗәгә ия булу өчен егет-кызлардан күпме тырышлык, түземлек таләп ителгәнен яхшы аңлыйбыз. Чөнки зур хезмәт кенә уңышка китерә. Тормыш юллары кая гына алып барса да туган Әгерҗегезне, мәктәбегезне, хөрмәтле укытучыларыгызны онытмагыз. Әти-әниләрегезнең йөзенә кызыллык китермәгез. Барыгызны да кулларыгызга аттестат алган көн белән котлыйм!" - дип сәламләде чыгарылыш укучыларын район башлыгы Фәрит Габбасов. Аннан мәйданга иң зур бүләккә лаек булган алтын медаль ияләре һәм аларның әти-әниләре чакырылды. "Бу - сезнең беренче иң кыйммәтле бүләгегез. Ул матурлыкка карап бирелмәгән. Сез моңа фәкать үз тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә генә ирештегез. Алтын медаль алуыгыз гомер буе күңелегездә матур хатирә булып сакланыр. Әти-әниләрегез сезнең белән ничек горурлана! Бу медальләрне алуда укытучыларыгызның да өлеше әйтеп бетергесез зур." - диде Фәрит Гарифович алтын медальләр, Рәхмәт хатлары, аларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырганда.
Әнә, алар - көмеш медаль алырга әзерләнүче егет-кызлар. Йөзләре кояштай балкыса да, дулкынланалар үзләре. "11 ел буена тырышып укуым бушка китмәде. Бүген миңа көмеш медаль тапшырачаклар. Бик сөенәм. Әлеге тантанада катнашу өчен чакыру алгач, Исәнбайдан ашкынып килдек. Бик зур рәхмәт!" - диде Айгөл Латыйпова. Ә көмеш медаль ияләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев котлады. "Мәктәптә укыганда укытучылар сезгә матур традицияләрне күңелләрегезгә сеңдерделәр. Менә шуларны онытмыйча, буыннан-буынга тапшырсагыз иде", - дигән теләген җиткерде ул.
Мәйдан түрендә фән олимпиадаларында җиңүчеләр, мәдәни чараларны җыр-биюләре белән бизәүчеләр, спорт тормышында зур уңышлар яулаганнар да хөрмәтләнде. Аларга иң изге теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаева җиткерде. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Ләйлә Гатауллина да егет-кызларга бары уңышлар теләде.
Музыка яңгырый... Соңгы тапкыр егет-кызлар очынып-очынып вальс әйләнә. Алар кулларындагы шарларны зәңгәр күккә очыралар. Сезнең хыялларга ирешү юлларыгыз да әнә шулай җиңел булсын, егетләр-кызлар! Ак юл сезгә!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев