Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Армия – тормыш мәктәбе ул

"Без хәрби хезмәткә китәргә әзер. Солдат тормышы җиңел булмаса да, бер ел үтәр дә китәр. Без туган якка чыныгып, тәртипкә, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп кайтырбыз", - диделәр "Хәрби хезмәткә алынучы көне"ндә армиягә китәргә әзерләнүче 27нче училище егетләре. Армия барысына да өйрәтә ул Моннан берничә ел элек танышларым арасыннан бик күпләр улларын армиягә...


"Без хәрби хезмәткә китәргә әзер. Солдат тормышы җиңел булмаса да, бер ел үтәр дә китәр. Без туган якка чыныгып, тәртипкә, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп кайтырбыз", - диделәр "Хәрби хезмәткә алынучы көне"ндә армиягә китәргә әзерләнүче 27нче училище егетләре.

Армия барысына да өйрәтә ул
Моннан берничә ел элек танышларым арасыннан бик күпләр улларын армиягә җибәрмәс өчен нинди генә юллар уйлап тапмыйлар иде. Телевизордан армиядәге тәртипсезлекләр, "дедовщина", хәрби хәрәкәтләрдәге бәрелешләрдә яшь гомерләрнең өзелүе күпләребезне тетрәндерде ул чакларда. Ә хәзер киресенчә, кайсы ата-ана белән аралашсаң да, "армия - тормыш мәктәбе ул, улларыбызның хәрби хезмәткә алынуына һич кенә дә каршы түгел. Дөнья күрсен, дисциплинага өйрәнсен" дип кенә торалар. Чынлап та, армия күп нәрсәгә өйрәтә ул. Узган ел бер туганыбыз армиядән шулкадәр үзгәреп кайтты: төс-кыяфәте матурланган, гәүдәсе чын ир-егетләрнеке кебек булган, хәтта бераз тазарган да иде әле. Кулын юмый өстәл артына утырмый, урын-җирен пөхтә итеп җыештыра, киемнәрен төреп тәртип белән куюын күрсәгез... Боларның барысына да солдатта өйрәнгән ул. Ә икенче туганыбыз солдат шулпасын эчмәде һәм тәртипкә дә өйрәнмәде. Икесен чагыштырсаң, армиянең нинди зур тормыш мәктәбе икәнен күрәсең инде.
Хәрби комиссар Илгиз Галиев та армиядә хезмәт итүче егетләребезнең әти-әниләренә, хәрби комиссариатка хезмәт итә торган часть командирларыннан бик еш Рәхмәт хатлары килүен әйтте. "Без андый егетләр белән горурланабыз. Дөрес, армия ул уен түгел. Йокы килгәндә торырга, утырып торасы килсә, йөгерергә туры килә. Әмма ир-егет бернинди авырлыклар алдында да югалып калмаска тиеш. Армия ул сездән чын ир-егет ясый", - диде.

Ерак юлга чыгар чак җитә
Яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Тамара Сергеева бәйрәмгә килгән җитәкчеләр арасында "Россия армиясе бүген" дигән темага ток-шоу үткәрде. "Солдат армиядә ничә ел хезмәт итәргә тиеш?" Бу сорауга төрле җаваплар яңгырады. Берәүләр бер ел да җитә дип саныйлар. Икенчеләр исә, бу вакыт эчендә генә армиянең "тәмен" татып бетереп булмый дип саныйлар. "Ныклы әзерлекле булам дисәң, армиядә кимендә ике ел хезмәт итәргә кирәк", - ди Чечнядагы хәрби бәрелешләрдә катнашып зур тормыш мәктәбе үткән Рафаэль Садыйков. "Ике ел бик күп кебек тоелмаса да, газиз баласын көткән әни өчен ул озак вакыт. Улымның армиягә китәр вакыты якынлашкан саен үземә урын табалмыйча солдат әниләрен дә ныграк аңлыйм. Әмма кайда гына хезмәт итсәгез дә, үзегезнең Татарстаннан булуыгызны онытмагыз, районыбызга тап төшермәгез. Ә иң мөһиме, газиз кешеләрегезне истән чыгармагыз, ешрак хәбәрләшеп торыгыз. "Әни, минем белән барысы да яхшы", дип шалтыратуыгыз яки хат язып салуыгыз да - кадерле кешеләрегез өчен зур сөенеч ул", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Ә училище егетләре армия сафларына дипломлы белгечләр булып китәчәкләр. Җитәкчеләре Равил Бадахшин да аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Әти-әниләренең хәер-фатихалары белән бу егетләр озакламый юлга кузгалачак. Ә район җитәкчелегенең бу көнне тапшырган истәлек бүләкләре туган йортларының иң кадерле урынында алар кайтканны көтеп торачак.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев