Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Биючегә сүз әйтмәгез

Бәйрәм көнендә Әгерҗенең Мәдәният сарае каршындагы мәйданда беренче тапкыр урам биюе фестивале узды. Аны "Ровесник" яшүсмерләр клубы каршында эшләп килүче "РТУ" төркеме яшьләр сәясәте бүлеге белән берлектә оештырды. "Бу чара безнең өчен аеруча якын, чөнки аны оештыручылар сез үзегез, балалар. Киләчәктә бу фестивальгә тагын да күбрәк яшьтәшләрегезне җәлеп итәрсез дип...

Бәйрәм көнендә Әгерҗенең Мәдәният сарае каршындагы мәйданда беренче тапкыр урам биюе фестивале узды.
Аны "Ровесник" яшүсмерләр клубы каршында эшләп килүче "РТУ" төркеме яшьләр сәясәте бүлеге белән берлектә оештырды. "Бу чара безнең өчен аеруча якын, чөнки аны оештыручылар сез үзегез, балалар. Киләчәктә бу фестивальгә тагын да күбрәк яшьтәшләрегезне җәлеп итәрсез дип ышанабыз. Ә бүген берсеннән-берсе матур чыгышлар көтеп калабыз", - дигән сүзләр белән сәламләделәр фестивальдә катнашучыларны район башлыгы Валерий Макаров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев. Район Мәдәният сараеның "We Dance" (җитәкчесе - Элина Мостафина) бию төркемен 2нче мәктәпнең "Golden" (Эльнара Әшрәфҗанова) бию коллективы, аларны Иж-Бубый мәктәбенең "Хыял" төркеме кызлары алыштырды. "РТУ" төркеме егетләренең һәм Камил Садыйковның урам биюләрен караганда, "бу егетләрнең гәүдәләре камырдан әвәләнгәндер инде" дигән уй китмәде. Юкка гына "урам биюенә өйрәнергә мөмкин түгел, аның белән яшәргә кирәк", димиләрдер. Бу яшүсмерләр дә урам биюен башкарганда нинди генә хәрәкәтләр уйлап тапмыйлар?! Бер бию төркеме икенчесе белән кара-каршы ярышкан вакытта (аларча әйтсәк, баттл) исә көй башланган саен "мөгаен, бу көйгә хәрәкәт уйлап таба алмаслар инде" дигән уй килде. Тик ул шунда ук "эреп" юкка да чыкты, чөнки егет-кызларның һәр көйгә хәрәкәтләре әйтерсең алдан ук әзерләнеп куелган иде. Шуңадыр, жюрига җиңүчене билгеләү авыр булды. "Без фестивальдә катнашкан һәр төркемне җиңүче дип атыйбыз. Әнә, күпме сәләтле балаларны ачыкларга ярдәм итте бүгенге бәйрәм. Бу фестиваль соңгысы булмас дип ышанабыз", - диде яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева. "Хыял" төркеме кызлары "Ел ачышы", "We Dance" төркеме "Иң ачык", "Golden" төркеме "Иң креатив" номинацияләрендә җиңүче дип табылды. Ә Камил Садыйков "Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы" номинациясе җиңүчесе исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев