Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Иң шәп бәйрәм – балачак

Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары 31 майда, җомга көн үк башланды. Район Мәдәният сарае каршында ике көн рәттән иртәнге сәгатьләрдә үк аттракционнар эшләде, сәүдә гөрләде. Җәйнең беренче көнендә и-ий рәхәтләнде бала-чага күңел ачып, уйнап... Алинә - Әгерҗенең нәни гүзәле Матур традиция буенча бу көнне шәһәр күләмендә балалар бакчасына йөрүче...

Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары 31 майда, җомга көн үк башланды. Район Мәдәният сарае каршында ике көн рәттән иртәнге сәгатьләрдә үк аттракционнар эшләде, сәүдә гөрләде. Җәйнең беренче көнендә и-ий рәхәтләнде бала-чага күңел ачып, уйнап...

Алинә - Әгерҗенең нәни гүзәле
Матур традиция буенча бу көнне шәһәр күләмендә балалар бакчасына йөрүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы актив, сөйкемле, сөйләргә, җыр-биюгә оста кызлар арасында "Әгерҗенең нәни гүзәле" бәйгесе уздырылды. Быел анда катнашырга 11 кыз теләк белдергән иде. 9нчы, 1нче, 3нче, 7нче, 5нче, 6нчы балалар бакчаларыннан Дарина Короткова, Айгөл Закирова, Адилә Мәрдәнова, Лауреана Әхмәтҗанова, Аделия Нуретдинова, Алена Шамшурина, 1нче гимназиядән Алинә Колчина, 3нче мәктәптән Диана Зуева, Ева Зернова, мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Алинә Сабирҗанова, Дарья Мусина визитка, иҗади конкурста сыналдылар, бал күлмәкләре киеп сәхнәдә йөрү осталыкларын күрсәттеләр.
Бу нәни кызлар сәхнә өчен яратылганнар диярсең. Сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, матур сөйләмнәре белән шаккатырдылар алар. Ә күлмәкләре... Берсеннән-берсе матур, чәчләрен дә шундый матур итеп ясатканнар, принцессалар диярсең.
Яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева да: "Бүгенге матур балачак бәйрәменең бизәкләре сез, нәни принцессалар. Бу бәйгедә катнашуыгыз - үзе зур җиңү", - дип алдан ук конкурсантларның кәефләрен күтәрде. Ә кызлар сынатмадылар: I конкурс танышу бәйгесендә алар үзләре, гаиләләре, шөгыльләре турында матур шигырьләр сөйләделәр. 10-15 куплетлы шигырьдә ник бер ялгышсыннар... Ә Адилә Мәрдәнова, башкалардан аермалы буларак, татар телендә шигырь сөйләве һәм җырлавы белән сокландырды. Кечкенәдән туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче әти-әнисенә, тәрбиячеләренә мең рәхмәт бу кызның!
Иҗади конкурста кызлар җыр-бию белән, икенчеләре гимнастик күнегүләр ясап та сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Ә кызлар бал күлмәкләре киеп чыккач, сәхнәдән күзне дә алып булмады. Бу кызларның чыгышларын бәяләү район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова җитәкчелегендәге жюри әгъзаларына да җиңел булмады. Ул балаларны бәйрәм белән котлап, җиңүчене игълан иткәч зал көчле алкышларга күмелде. Шулай итеп, мәктәптән тыш эшләр үзәген яклап чыгыш ясаган Алинә САБИРҖАНОВА "Әгерҗенең нәни гүзәле-2013" исеменә лаек булды. Аңа таҗны 2011 елда "Татарстанның нәни гүзәле" бәйгесендә катнашкан Полина Крылова кигезде. Дарья Мусина - "Вице-мисс", Алинә Колчина - I принцесса, Ева Зернова II принцесса булдылар. Калган кызлар да төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр.
...Әгерҗенең бу нәни гүзәлләре инсафлы, тәрбияле, гыйлемле, киләчәктә дә һәр эштә актив кызлар булып үссеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев