Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Яшь солдатлар сынатмый

Узган елгы көзге чакырылышта безнең районнан 50 егет хәрби хезмәткә китте. Якташларыбыз Калининград, Мәскәү, Тамбов, Санк-Петербург шәһәрләрендә, Свердлау, Киров, Оренбург өлкәләрендә хезмәт итәләр. Республика хәрби комиссариатының Әгерҗе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре райондашларыбыз хезмәт итә торган хәрби часть командирлары белән тыгыз элемтәдә торалар. Безне барысы да кызыксындыра: егетләребез армия тормышына өйрәнү,...

Узган елгы көзге чакырылышта безнең районнан 50 егет хәрби хезмәткә китте.
Якташларыбыз Калининград, Мәскәү, Тамбов, Санк-Петербург шәһәрләрендә, Свердлау, Киров, Оренбург өлкәләрендә хезмәт итәләр. Республика хәрби комиссариатының Әгерҗе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре райондашларыбыз хезмәт итә торган хәрби часть командирлары белән тыгыз элемтәдә торалар. Безне барысы да кызыксындыра: егетләребез армия тормышына өйрәнү, ияләшү чорын ничек кичерәләр, якташларыбыз адресына шикаятьләр юкмы, сәламәтлекләреннән зарланмыйлармы, башка хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләре ничек? Безнең мондый хатларга хәрби частьлардан җаваплар килә башлады инде. Шунысы сөендерә, якташларыбыз солдат тормышына җиңел ияләшкәннәр, хәрби хезмәт кыенлыклары алдында каушап калмаганнар, сәламәтлекләреннән зарланмыйлар, командирлар Әгерҗе егетләренең тәртибеннән канәгать. Бүлек начальнигы Илгиз Галиев: "Хәрби хезмәткә мондый егетләр киткәндә әти-әниләренең дә, безнең дә йөзгә кызыллык килмәс дип ышанам. Командирлар күңелендә дә Әгерҗе районы һәм безнең егетләр турында яхшы фикерләр генә туар. Без киләчәктә дә якташларыбыз хезмәт иткән хәрби часть җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә торачакбыз. Әти-әниләренең күңеле тыныч булсын. Бер ел гомер бик тиз узып китәр. Улларыгыз туган якка чыныгып, зур тормыш мәктәбе узып кайтырлар", - ди.
Көзге чакырылышта хәрби хезмәткә киткән якташларыбыз яки язгы чакырылыш һәм аңа кагылышлы мәсьәләләр турында сорауларыгыз булса, түбәндәге телефон буенча шалтыратыгыз: 25338.
Роза КОНАКОВА
,
гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев