Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Яшь йолдызларыбыз – Актанышта

Актанышта "Созвездие-Йолдызлык-2013" XIII республика фестиваленең Чаллы зонасы ярышлары узды. Бәйгедә районыбызның утызга якын йолдызчыгы сәхнә осталыгын күрсәтте. Шулар арасыннан өчесенә Казанда булачак суперфиналда катнашу бәхете елмайды. Бу көнне Актанышта Минзәлә, Мөслим районнары йолдызчыклары да имтихан тотты. Алар үз осталыкларын "Вокал-соло", "Вокаль-ансамбль", "Конферанс", "Хореография" номинацияләрендә сынадылар. Башка елларда зона туры Чаллыда...

Актанышта "Созвездие-Йолдызлык-2013" XIII республика фестиваленең Чаллы зонасы ярышлары узды. Бәйгедә районыбызның утызга якын йолдызчыгы сәхнә осталыгын күрсәтте. Шулар арасыннан өчесенә Казанда булачак суперфиналда катнашу бәхете елмайды.
Бу көнне Актанышта Минзәлә, Мөслим районнары йолдызчыклары да имтихан тотты. Алар үз осталыкларын "Вокал-соло", "Вокаль-ансамбль", "Конферанс", "Хореография" номинацияләрендә сынадылар. Башка елларда зона туры Чаллыда уза иде. Быел йолдызчыклар Актаныш Мәдәният сарае сәхнәсендә балкыдылар. "Актаныш зур булмаса да, матурлыгы, чисталыгы белән сокландырды", - диделәр бәйгедә катнашучылар.
"Вокал-соло" номинациясендә чыгыш ясаган Аделина Ваһапова (2нче шәһәр мәктәбе, җитәкчесе - Марсилә Муллахмәтова), Адилә Гобәйдуллина һәм Анастасия Эскандерова (район Мәдәният сарае, Елена Скворцова) Жанна Изирушева һәм Яна Спирина (Әгерҗе сәнгать мәктәбе, Галина Барекова, Гүзәл Сәләхиева) Дипломнар белән бүләкләнделәр. Үз осталыгын шушы ук номинациядә сынаган Лиана Алавердова (район Мәдәният сарае, Марсилә Муллахмәтова) II урынга лаек булды һәм суперфиналда катнашу хокукын алды. Лиана әлеге дәрәҗәле бәйгенең зона турында инде җиденче тапкыр катнашты һәм шуның бишесендә суперфиналга чыкты. Сүз уңаеннан: Аделина һәм Лиана - бертуганнар. Аларга күз явын алырдай сәхнә костюмнарын әниләре Вероника үз куллары белән тегә.
"Йолдызлык"та осталыгын инде бишенче тапкыр күрсәтүче Әгерҗенең яшь сандугачы Камилла Уразаева (мәктәптән тыш эшләр үзәге, 2нче мәктәп, Марсилә Муллахмәтова) лаеклы рәвештә I урынга чыкты. Ул да суперфиналда катнашачак. "Бу - минем зона турында икенче тапкыр җиңүем. Тик быелгы җиңү аеруча авыр бирелде. Чөнки көндәшләрем бик көчле иде. Жюри да бик таләпчән булды. Мин "Ырынбур яшьләре җыры"н һәм "Йөр син безнең урамнарда" дигән җырны башкардым. Хыялым - суперфиналда да җиңеп, Казанда гала-концертта җырлау", - ди Камилла.
"Хореография"
номинациясендә чыгыш ясаган "Golden" (2нче мәктәп, Эльнара Әшрәфҗанова) һәм "Росинки" (мәктәптән тыш эшләр үзәге, Юлия Рыболовлева) бию коллективлары махсус Дипломнар һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар.
Районда узган Мәдәният чараларының үзәгендә кайнаучы, күп кенә бәйрәмнәрне алып баручы Антон Попцов быел әлеге бәйгедә өченче тапкыр катнашты һәм өченче кат "Конферанс" номинациясендә III урынны алды. Ул да Казанда узачак суперфиналда чыгыш ясау бәхетенә ия булды.
Актаныштагы зона туры матурлык һәм сәнгать бәйрәменә әверелгән гала-концерт белән тәмамланды. Анда Камилла, Лиана, "Росинки" һәм "Golden" бию төркемнәре катнашты. Антон, үз номинациясенә тугрылык саклап, бәйрәмне алып барды. Икенче көнне Актаныштагы каләмдәшләребезнең редакциягә шалтыратып: "Әгерҗе кызы Камилланың чыгышына сокланмаган тамашачы калмады", - диюләре яшь йолдызның осталыгы өчен сөенүебезне тагын да арттырды.
Актанышта узган гала-концертны ТНВ каналы аша 30, 31 мартта көндезге сәгать 2дә карарга онытмагыз, дуслар!
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев