Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

29 яшьлек ижаулыга карата хөкем карары чыгарылды

Руль артына исерек хәлдә утырган

 Районда руль артына исерек килеш утырган 29 яшьлек ижаулыга карата хөкем карары чыгарылды. 

Агымдагы елның 3 август кичендә Тоба авылы тирәсендәге машина юлында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Mitsubishi Outlander 
машинасы руле артына исерек килеш утырган ир-атны тоткарлыйлар.

Машина йөртүче үз гаебен таныган. Суд аңа 460 сәгать мәҗбүри эш һәм транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан ике елга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

Антон ПОЛЯКОВ, Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев