Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Юл патруле

4нче мәктәп укучылары “Кагыйдәләр буенча – уен“ бәйгесендә катнаштылар

Бүген 4нче мәктәптә 5-6 сыйныф укучылары арасында “Кагыйдә буенча – уен“ дигән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара булды.

Командалар “Без – куркынычсызлык өчен“ дигән темага бер-берсен сәламләделәр. “ЮХИДИ хәбәр итә“ дигән бәйгедә юл йөрү кагыйдәләре буенча кызыклы сораулар әзерләп, аларны көндәшләренә бирделәр. “Ни өчен һәркемгә юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк“ дигән бәйгедә капитаннар осталыкларын күрсәтте. Командалар өчен тагын кызыклы һәм файдалы ярышлар уздырылды.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесенең Әгерҗе районы буенча җитәкчесе Раушания Тимкина командаларга истәлек бүләкләре тапшырды һәм аларны юлда йөргәндә сак булырга чакырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев