Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Юл патруле

Әгерҗе районында “Автобус” профилактик чарасы: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган

Рейд район территориясендә 11 августтан 20 августка кадәр үткәрелә

11 августтан 20 августка кадәр Әгерҗе районы территориясендә пассажирларны йөртү барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмауга юнәлтелгән “Автобус” профилактик чарасы уздырыла. 

Рейд барышында Әгерҗе районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәсен тупас бозу очракларын ачыклаган. 1959 елгы Mercedes маркалы автобус йөртүчесе, каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыккан өчен административ җаваплылыкка тартылган. 

Гамәлдәге закон нигезендә, әлеге хокук бозу өчен 7 500 сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза каралган. Әгәр дә машина йөртүче ел дәвамында кабат шундый ук тәртип боза икән, аны 1 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

Әгерҗе районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Юрий Валентинович Глезденев автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләрен пассажир   йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен контрольдә тотарга чакыра. 

ЮХИДИ шуны искә төшерә: юл йөрү кагыйдәләрен үтәү - юлларда куркынычсызлык нигезе! Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәтенең башка катнашучылары һәм пассажирларның гомерен куркыныч астына куймагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев